Адай авылы клубында изге эшләр башкарыла
Биредә 9440 данә чәй әзерләделәр, блиндаж шәмнәре ясый башладылар.
«Махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм итәргә алынасың икән, ул күңел түренә кереп утыра да шуннан чыкмый. Челтәр үрү, чәк-чәк ясау, кипкән үләннәрдән чәй әзерләү булачак, дигән белдерүне күрүгә, өйдәге бар эшне ташлап шунда барам», — дигән иде бер сөйләшүдә Зур Кукмарада яшәүче Альбина Бариева.
«Үзеңнең кул хезмәтең белән берникадәр өлеш керткәннән соң, йөрәк тынычланып кала, рәхәт була, „йогышлы чир“ белән бер ул», — дип дәвам итә Альбинаның фикерен икенче волонтер.
«Ватсапның авыл төркемендә ярдәм итәргә чакырган белдерүне күреп тә битараф калучыларга гаҗәпләнәм. Бу, беренче чиратта, берникадәр ярдәм булса, икенче яктан, авылдашларың белән аралашу да бит», — дип сөйләшүебезгә кушыла өченчесе.
Солдатларыбызга үз куллары белән ярдәмгә килүчеләрнең саны көннән-көн арта бара. Соңгы атналарда Адай авылында бу эш аеруча җанланып китте.
Бер төркем хатын-кызлар, клуб мөдире Фәния Хәбибуллина белән берлектә Иске Йортка барып, биредәге авыл клубында үлән чәйләренең ничек ясалганын күреп, булышып кайтканнан соң, үзләре дә инде берничә тапкыр кичләрен җыелып күп күләмдә — 9440 данә чәй әзерләделәр. Аларга булышырга шулай ук Зур Сәрдек, Иске Йорт, Зур Кукмара авылларында яшәүче «Гараж» төркеме волонтерлары килде.
Сишәмбе көнне тиз генә бер челтәр кирәк, дигән хәбәрне алуга, җәһәт кенә оешып, җыелышып, үзләре һәм Зур Сәрдек, Купка авылларыннан хатын-кызлар һәм балалар ярдәме белән аны сәгать ярым эчендә тиз генә үреп тә куйдылар. Бу аларның соңгы атналарда үргән өченче челтәре иде. Әлеге гуманитар ярдәмнең бер өлеше инде солдатларыбызга китте.

Аларны алда салкын кыш көтә. Адайлылар блиндаж, окопларны җылыту, ашарга әзерләү өчен махсус хәрби операциядәге якташларыбызга янә күмәк көч белән блиндаж шәмнәре ясый башладылар. Өч көн эчендә эшләнелгән 345е инде әзер, калганнарын тәмамлыйсы бар.
— Егетләребезгә ярдәмнәребез тисен, исән-сау гына булсыннар, — диләр алар чын күңелдән.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев