Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәчкәрә коррекцион мәктәбе укытучысы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Роза Сабитова әлеге мәктәптә 40 еллап балаларга белем бирә.

Укытучылар турында күпме генә язсак та, җылы рәхмәт сүзләренең чиге юк. Безнең балаларыбыз — йөрәк парәләребез дә — остазлары ярган юлдан алга барырга, биек үрләр яуларга, тормыш ваклыклары алдында югалып калмаска, олы тормыш юлына аяк басканчы, дөньяның агын-карасын танырга мәктәп бусагасын атлап кергәч өйрәнә.

Тумышы белән Тәмәй авылыннан булган Роза Сабитовага педагогик стажын Өлге авылында башларга туры килә: 1984-1985 уку елында башлангыч сыйныфта белем бирә ул анда. Бер ел эшләгәч, Мәчкәрә ярдәмче мәктәбенә күчерелә. Хәзер менә 39 ел дәверендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга татар теле укыта.

Розаның Мәчкәрә мәктәбендә эшли генә башлаган еллары була. Язмыш дигәнең аны үзе шикелле укытучы Шәүкәт Сабитов белән кавыштыра. Бер-бер артлы ике кызлары туа. 

Әле укыту тәҗрибәсе дә аз булган яшь педагогка нык сабырлык таләп итә торган эш йөкләнә: авыру балаларга белем бирү.

— Вакытында авырлыклар очрады инде. Арча училищесын тәмамлап кына килсәм, тагын да читенрәк булыр иде. Ләкин Өлге мәктәбендә бер ел эшләвем миңа нык ярдәм итте, — дип искә алды ул вакытларны хәзер инде зур хөрмәткә лаек, тәҗрибәле укытучы.
Көнне-төнгә ялгап план язулар, дәрескә әзерләнүләр, алай гына да түгел, сәламәтлеге чикле балаларның дәрес барышында үз-үзләрен төрлечә тотуына һәрвакыт әзер тору өчен гади укытучы гына түгел, зур йөрәкле булу да таләп ителә.

— Бу балалар белән эшләгәндә сабырлык, бала җанлылык кебек сыйфатлар мөһим. Аларны, нинди генә булуга карамастан, үз балаң сыман кабул итәргә кирәк. Интернат-мәктәптә укучылар атналар буе якыннарыннан аерылып яши. Шуңа күрә ул сабыйлар гаилә җылысына мохтаҗ, әмма безгә педагог икәнебезне дә онытырга ярамый, — ди Роза Сабитова.

Мәчкәрә коррекция интернат-мәктәбе 60 балага исәпләнгән. Бу уку елында 58 бала 14 укытучы һәм 8 тәрбияче карамагында белем алачак. Укыту ике төркемгә бүленгән: беренче төркем — сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр, икенчесе — Даун синдромы диагнозы куелганнар.
Урта мәктәптән килгән балалар башта үз эченә бикләнәләр, аралашырга теләмиләр дип аңлата әңгәмәдәшем. Тора-бара ияләнеп китеп, төрле чараларда катнашып, үзләренең дә талантларын ачалар. Әлбәттә, моның шулай икәненә шик юк. Урта мәктәп программасы сәламәт балалар өчен төзелгән. Сәламәтлекләре чикле укучылар өчен коррекция мәктәпләренең булуы — ата-аналар өчен зур ярдәм.

— Ул балаларны сөйли башласам, күзләремә яшьләр килә, — дип дәвам итә Роза Зәйнәгытдиновна. — Алар да бит кемнәрнеңдер газизләре. Аллаһы Тәгалә тарафыннан сабыйларга шундый сынау бирелгән. Җитмәсә әле гаиләләреннән аерылып яшәргә мәҗбүрләр. Ул укучыларны берничек тә кырыслык белән тәрбияләп булмый, бары тик үзара аңлашу, мәхәббәт белән генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. 

Роза Сабитова — бүгенге көндә коррекция интернат-мәктәбендә тәҗрибәле, хөрмәткә лаек укытучы. Тормыш иптәше Шәүкәт Сабитов (мәктәп директоры) белән кулга-кул тотынышып, мәгърифәт юлыннан баралар. Кызлары Ландыш, Ләйсән, әти-әниләре эшен дәвам итеп, Мәчкәрә коррекция мәктәбендә белем бирәләр. 

Роза Сабитова Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек, күптән түгел «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.

 

— Эшнең нәтиҗәсе уңышлы булса, һәркем сөенә. Ниндидер казанышларга ирешкәнмен икән, бу — минем гаиләмнең, якыннарымның, хезмәттәшләремнең дә уртак хезмәт җимеше. Җитәкчеләргә хезмәтемне күреп, югары бәя биргәннәре өчен бик рәхмәтлемен, — ди ул.

— Роза Зәйнәгытдиновна белән җилкәгә-җилкә куеп, 37 ел бергә эшлибез. Нинди авыр вакытлар булмасын, һәрвакыт ярдәм кулы суза, киңәш сорап килсәң, акыллы сүзләрен кызганмый ул. Хезмәттәшләренә дә, укучыларга да бик игътибарлы. Атна саен линейка вакытында балалардан: «Төнлә йоклый аласызмы?», «Ризыгыгыз тәмлеме?», «Нәрсә ашадыгыз?» — дип сорап, әниләре сыман кайгыртып тора, — ди Мәчкәрә коррекция интернат-мәктәбе директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Фәния Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев