Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 33-яшьлек автоледи ашыгыч ярдәм машинасына юл бирми һәм аңа бәрелә

    Нәтиҗәдә пассажирлар зыян күргән.

    Казанда автоледи ашыгыч ярдәм машинасына юл бирми һәм аңа бәрелә. Ике кеше зыян күрә. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

    Кичә кич Ломжа урамында «Сузуки» кроссоверы руле артында 33 яшьлек хатын-кыз махсус сигналлар белән барган «Форд» ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән һәм аңа бәрелгән.

    Авария нәтиҗәсендә 43 яшьлек һәм 35 яшьлек ашыгыч ярдәм машинасы пассажирлары зыян күргән. Медиклар караганнан соң аларны өйләренә кайтарып җибәрделәр.

    Фото: ИА «Татар-информ»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: