Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

21 яшьлек кыз анасын үтерүдә шикләнелә

44 яшьлек хатын үз кызына әхлаксыз яшәү рәвеше алып баруы турында әйтә башлаган

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек кыз анасын үтерүдә шикләнелә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү буенча, 5 ноябрьдә Әлмәтнең Җәлил урамындагы фатирда яшәүче исерек 44 яшьлек хатын үз кызына әхлаксыз яшәү рәвеше алып баруы турында әйтә башлаган. Кыз анасы гәүдәсенең төрле өлешләренә күпсанлы пычак ярасы ясаган.

Хатын-кыз алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында үлгән.

Тикшерү ачыклаганча, вафат булган ханым кызы тууга төрмәгә эләккән, ә кызны балалар йортына биргәннәр. Соңрак ана белән кыз бергә яши башлаганнар. Шикләнелгән кыз еш кына өйдә кунмаган. Бу гамәле анасына һич тә ошамаган.

Кыз үз гаебен өлешчә генә таныган. Аңа «Үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Кызны Тикшерү изоляторына урнаштырганнар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk