Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

2022 елда бер Кукмара районы кешесенең алкогольле эчемлек белән агуланып гомере өзелде

2009-2020 елларда алкоголь куллануның җан башына 13,7 литрдан 9,13 литрга кадәр, шулай ук алкоголь куллану белән бәйле авыру һәм үлем-китем күрсәткечләренең дә кимүе күзәтелә.


Алкоголизм чиренә каршы бик күп илләр көрәшә, әмма бу күп вакыт уңай нәтиҗә генә бирми. Американың «коры» законы да, 1980 елларда СССРда «Афәткә каршы нәтиҗәле көрәш» лозунгы белән эчкечелеккә каршы көрәшү омтылышлары да шул турыда сөйли. 

Бу көрәш уңышсыз гына булып калмыйча, 1990 һәм 2000 еллар башында эчкечелекнең таралуына да китерде. Эчкечелек белән авыручылар саны хәзерге вакытта да югары булып кала бирә. 

Мондый хәл 2020 һәм 2030 елларга кадәрге чорга «Россия Федерациясе халкы арасында алкогольдән явызларча файдалану масштабларын киметү һәм алкоголизмны профилактикалау буенча дәүләт сәясәте Концепциясе»н кабул итүгә этәрде.

Алкоголь продукциясенә акцизлар һәм бәяләр күтәрүне, алкогольнең территориаль һәм вакытлыча үтемлелеген чикләүне дә кертеп, кайбер нәтиҗәле чаралар кабул ителде. Теркәлмәгән алкоголь куллану күләмнәренең кимүенә ирешелде, моңа легаль һәм легаль булмаган хәмер белән агулануларның кискен кимүе дә дәлил булып тора. 2019 елда - 4, 2020 елда - 3, 2021 елда - 1, 2022 елның 6 аенда бер Кукмара районы кешесенең алкогольле эчемлек белән агуланып гомере өзелде. 2009-2020 елларда алкоголь куллануның җан башына 13,7 литрдан 9,13 литрга кадәр, шулай ук алкоголь куллану белән бәйле авыру һәм үлем-китем күрсәткечләренең дә кимүе күзәтелә.

2020 һәм 2021 елларда Россиядә алкогольгә каршы яңа чаралар күрелә. 2020 елда бар, ресторан, 20 квадрат метрдан ким булмаган мәйдандагы җәмәгать туклануы урыннарында алкогольле продукцияне ваклап сату тыелды. Алкогольне даими куллану масштабларын киметү һәм алкоголизмны профилактикалау буенча чараларны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә, ир-атлар арасында үлүчеләр саны 2 тапкыр кимегән, 3,5 миллион россияленең гомере саклап калынган. 

Рөстәм САБИРҖАНОВ, 
район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk