Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

2020 елда 24 Кукмара гаиләсе ана капиталы өчен сертификат алган

Быелның 1 гыйнварыннан ана капиталының күләме индексацияләнде, һәм ул бүгенге көндә 466 мең 617 сумны тәшкил итә.

2019 елда - 196, ә быел 24 райондашыбызга ана капиталы сертификаты бирелгән. Бу турыда Кукмара районының социаль яклау бүлегеннән хәбәр иттеләр.

2007 елның 1 гыйнварыннан соң дөньяга килгән икенче, өченче һәм аннан соңгы балалары булган, уллыкка яисә кызлыкка бала алган гаиләләргә ана капиталы сертификаты бирелә. Россия Президенты Владимир Путин боерыгы белән әлеге программа 2026 елга кадәр озынайтылды. Быелның 1 гыйнварыннан ана капиталының күләме индексацияләнде, һәм ул бүгенге көндә 466 мең 617 сумны тәшкил итә.
Искәртеп узабыз: ана капиталы программасы хәзер беренче бала тууга ук кагылачак. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап туган балаларга (уллыкка-кызлыкка алынганнарга да) 466 мең 617 сум акча түләнә. Ә инде гаиләдә икенче бала туса, 150 мең сум өстәлә. Әгәр беренче бала үзгәрешләргә кадәр дөньяга килеп, икенче сабый 2020 елда туса, гаиләгә 616 мең 617 сум акча бирелә. Моннан тыш, гаиләнең өченче баласы туган очракта аларга ипотека кредитын каплау өчен дә 450 мең сумга кадәр акча каралган.

2018 елдан башлап аз керемле гаиләләргә ана капиталы акчасын айлык түләү буларак файдалану мөмкинлеге булдырылды. Ана капиталыннан бирелүче айлык пособие икенче бала өчен каралган. Гаиләнең Россия гражданины булуы зарур. 2019 елда бу акча балага 1,5 яшь тулганчы бирелә иде, хәзер исә 3 яшькә кадәр түләнәчәк. Айлык түләүне хезмәткә яраклы яшьтәге кешенең җан башына айлык кереме 2 яшәү минимумыннан артмаган очракта билгелиләр. Татарстанда быел хезмәт яшендәге бер кешегә каралган яшәү минимумының күләме – 10 мең 85 сум.

Пособие тиешме-юкмы икәнен гаилә үзе дә ачыклый ала. Моның өчен гаиләгә соңгы 12 ай эчендә кергән гомуми керемне иң элек 12гә, аннан соң өйдәге гаилә кешеләре санына бүлергә кирәк. Исәпләгәндә яңа туган сабыйны да кертәсе була. Килеп чыккан сумма ике яшәү минимумыннан кимрәк булганда тору урыны буенча Пенсия бүлекчәсенә барырга һәм гариза тапшырырга кирәк. Бер айлык түләү күләме 9373 сумны тәшкил итә.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk