Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара кешесе законсыз корал саклаган өчен хөкем ителгән

Суд аны сынау вакыты белән шартлы рәвештә алты айга ирегеннән мәхрүм иткән.

Кукмара районы прокуратурасы 48 яшьлек кукмаралыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 222 маддәсенең 1нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (хәрби кирәк-яракларны законсыз саклау) гаепле дип тапкан.

2013 елның августында гаепләнүченең үз хуҗалыгында ату өчен яраклы 4 патрон саклавы ачыкланды. Сентябрьдә сугыш кирәк-яракларын полиция хезмәткәрләре табып ала. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Моны исәпкә алып, суд аны сынау вакыты белән шартлы рәвештә алты айга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk