Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада өлкәннәр белән очрашу-бәйрәм узды

Очрашу барышында район тормышында актив катнашкан ветераннарга бүләкләр тапшырылды

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрьдә Кукмара 4нче урта мәктәбендә районның актив ветераннары, авыл җирлекләренең һәм оешма-предприятиеләрнең башлангыч ветераннар советы рәисләре катнашында очрашу-бәйрәм үткәрелде. Чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ветераннар оешмасы рәисе Валентин Иванов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Алар кунакларны бәйрәм белән котлап, районда һәм республикада башкарылган эшләр белән таныштырдылар, өлкәннәрне борчыган проблемаларны хәл итү буенча күрелгән чаралар турында сөйләделәр.

- Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, шундый актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз, - диде Римма Ратникова.

Очрашу ахырында район тормышында актив катнашкан ветераннарга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Мәктәп укучылары тарафыннан хәзерләнгән концерт та өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk