Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Районда җитәкчелекнең халык белән очрашулары дәвам итә

Җирлекләрдә яшәүчеләрне аеруча сөт бәяләре, маршрут автобусларының йөреше, юллар ремонты һәм башка мәсьәләләр борчый

Бүген Важашур, Кәркәүч җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, аның урынбасары Равия Каримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты. 

Җыелышта эшмәкәрлекне үстерүдә дәүләт программалары, җирлекләренең үсеш перспективалары, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләрне авылга тарту, авыл туризмы булдыру, ташландык фермаларны куллануга тапшыру һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды. 

Азактан актлар залында гомуми җыелыш үткәрелеп, һәр төркемдә туган сорауларга җаваплар бирелде. Җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләр, нигездә, охшаш, әмма һәр җирлекнең үз проблемалары да бар. Әлеге җирлекләрдә яшәүчеләрне аеруча сөт бәяләре, маршрут автобусларының йөреше, юллар ремонты һәм башка мәсьәләләр борчый. Важашурлылар Югары Шөн фермасы янындагы юлларның торышы, кәрәзле элемтәнең начар эшләве, чүп җыю тәртибе, ә кәркәүчлеләр исә җитештергән ит продукциясен урнаштыру, спорт мәйданчыклары булдыру һәм башка мәсьәләләргә тукталдылар.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X