Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада 41 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды

Яңа уку елына әзерлек барышында мондый ярдәм районда 152 балага күрсәтеләчәк


Календарьда җәй. Бик тиздән әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерли башлар. Әмма барлык гаиләләрнең дә мөстәкыйль рәвештә уку кирәк-яраклары сатып алырга мөмкинлеге юк шул. Шундый гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, 2007 елдан бирле республикада Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе үткәрелә. Ул аз керемле, күп балалы гаиләләрдәге, тәрбиягә алынган һәм инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Ә акцияне оештыручылар исә - Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары.

Шәһәрнең үзәк мәйданында әлеге акция кысаларында хәйрия чарасы үткәрелде: 41 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Яңа уку елына әзерлек барышында мондый ярдәм районда 152 балага күрсәтеләчәк.
Әлеге чарада Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка кунаклар катнашты.

- Мондый ярдәм акциясе инде 15 елга якын уздырыла. Баланы мәктәпкә әзерләү әти-әниләр өчен җиңел бурыч түгел. Бигрәк тә күп балалы яки аз керемле гаиләләргә авырга туры килә. Чөнки бүген канцелярия товарлары, уку кирәк-яракларының да бәясе арзан түгел, - диде якташыбыз Римма Ратникова. - Быел Кукмара районында 700гә якын бала беренче тапкыр парта артына утырачак. Барлык мәктәпләрдә дә профессиональ педагогик коллективлар тупланган. Балалар ныклы белем алыр һәм лаеклы кешеләр булып үсәр дип ышанасы килә. Бу көн сезнең тормышыгызда шатлыклы вакыйгаларның берсе булсын.

Акциягә дистә елдан артып китсә дә, мәктәп портфеле комплекты традицион булып кала: анда канцтовар, дәфтәр, хезмәт, рәсем дәресләре өчен җыелма һәм башка кирәк-яраклар урын алган. Бүләкләргә әти-әниләр генә түгел, кечкенә сабыйлар да куанды.

- Бу акция - безнең өчен зур чара. Әлеге изге гамәлләре өчен без район җитәкчелегенә, иганәчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Алар, үзләреннән өлеш кертеп, балаларга шатлык өләшәләр, ә сабыйларның әти-әниләренә зур ярдәм күрсәтәләр. Безнең арада ялгыз әниләр, аз керемле гаиләләр дә бар бит. Ә баланы мәктәпкә җыю, алда әйтелгәнчә, шактый чыгымнар таләп итә. Балаларга җиңел белем һәм яхшы билгеләр теләп калам, - диде кызы бу көнне яңа портфель алган әниләрнең берсе Гөлнара Хәкимуллина.

Быел күппрофильле лицейның беренче сыйныфына укырга барачак Дарина сүзләренә караганда, аңа яңа портфель бик ошаган, чөнки ул нәкъ менә үзе теләгәнчә уңайлы һәм матур икән.

Шулай ук әлеге акция кысаларында 2-11 сыйныфларда укучы 35 балага хәйрия ярдәме күрсәтелде.

Акция кысаларында 2007-2018 елларда мохтаҗ гаиләләрдән булган беренче (194 499) һәм 2-11 сыйныф укучыларына барлыгы 249 077 109 сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Якынча мәгълүматларга караганда, быел хәйрия ярдәме беренче сыйныфка баручы 7479 һәм 2-11 сыйныфта укучы 19812 балага күрсәтелер дип көтелә.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X