Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ялгыз әнкәйләрнең яшьләре (шигърият)

Тәрәзә янында ялгыз ана тора Еллар буе көтә улларын. Кайтса, әнием, дип, ятып иңнәренә Сыйпар яргаланган кулларын. Көзге җилләр тәрәзәгә кага. Улы кайтып, тәрәз кагамы? Сагыну хисе тәрәзәгә илтә Тилмереп көткән хәлсез ананы. Күзләренә нигә йокы керми? Кара төндә кайтмас балалар. Ялгыз калып, гомер кичерүче Мәрхәмәтле безнең аналар. Тора ана...

Тәрәзә янында ялгыз ана тора

Еллар буе көтә улларын.

Кайтса, әнием, дип, ятып иңнәренә

Сыйпар яргаланган кулларын.

Көзге җилләр тәрәзәгә кага.

Улы кайтып, тәрәз кагамы?

Сагыну хисе тәрәзәгә илтә

Тилмереп көткән хәлсез ананы.

Күзләренә нигә йокы керми?

Кара төндә кайтмас балалар.

Ялгыз калып, гомер кичерүче

Мәрхәмәтле безнең аналар.

Тора ана тәрәз каршысында,

Уйлый микән картлык җиткәнне.

Аналарга булган, бала мәхәббәтен

Көзге җилләр урлап киткәнме?

Тәрәзәгә чиртеп яңгыр ява

Ничә еллар ялгыз яшәлде.

Яңгыр түгел, якты пыялада

Ялгыз аналарның яшьләре.

Кайтыйк әнкәйләргә хәл белергә

Көтәр кешең әле булганда.

Сыеныйк бер җылы кочагына

Ялгыз әнкәң көтеп торганда.

Үлем түшәгенә ятар ана,

Көтә-көтә күзен талдыргач,

Аналар ул ялгыз үлсә-үләр,

Баласына каргыш калдырмас.

Үткәннәргә бер әйләнеп кайтыйк,

Бала чакны барлыйк, туганнар.

Ялгыз әнкәйләрнең хәлен кайтып,

Исән чакта белик, туганнар.

Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА

фото: http://odsgomel.org/rus/news/gomel/53289/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk