Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Якташыбыз Илзия Харисова шигырьләре

Харисова Илзия Раниф кызы 1989 елнын 12 августында Кукмара районында туа! 2006нчы елны Кукмара 1нче татар гимназиясен, 2008нче елны Арча педагогия көллиятен, 2012нче елны Казан Дәүләт Федераль Университетынын филология бүлеген тәмамлый! Илзия шигырьләр, хикәяләр ижат итәргә ярата! Үзенең хезмәт җимешләре белән күп кенэ конкурсларда унышлы чыгыш ясый! Бугенге көндә Альберт...

Харисова Илзия Раниф кызы 1989 елнын 12 августында Кукмара районында туа! 2006нчы елны Кукмара 1нче татар гимназиясен, 2008нче елны Арча педагогия көллиятен, 2012нче елны Казан Дәүләт Федераль Университетынын филология бүлеген тәмамлый! Илзия шигырьләр, хикәяләр ижат итәргә ярата! Үзенең хезмәт җимешләре белән күп кенэ конкурсларда унышлы чыгыш ясый! Бугенге көндә Альберт Исмаил башкаруындагы "Яралы мәхәббәт" җырына көй яздырылып, клип төшерелгән! Әлеге клип телевидениедән күрсәтелсә, җыры исә радио дулкыннарында яңгырый. Илзия күбрәк әнкәй,туган як, мәхәббәт һәм башка темаларга иҗат итәргә ярата.

Кил яныма
Киләм дигән хәбәреңне көтәм,
Бик зарыгып көтәм бу сүзне...
Көтмәс идем минем сөйгән ярым,
Сагынмасам әгәр үзенне...
Киләм дигән хәбәреңне алсам,
Йөрәк ашкына синең яныңа,
Килмим диеп әгәр сөрән салсаң,
Күңелем боегып сине сагына...
Кил син, җаным, кил син миңа,
Бик сагынып очып кил әле,
Озын юллар безне очраштырсын,
Мин яратам сине бел әле...
Көтәм сине бары сине генә,
Тәрәзләрдә минем күзләрем,
Килсәң әгәр минем яннарыма,
Сөйләп бетмәс кебек сүзләрем!!!

***

Туган көнен белән...
Иркәмнен туган көненә,
Ниләр бүләк итәргә,
Әллә күккә баскыч куеп,
Йолдыз чүпләп төшәргә?!
Йолдызларны бүләк итсәм,
Күк йөзе ялгыз калыр...
Теләк теләп, җыр җырласам,
Йөрәктә урын алыр.
Гомер үтә дип кайгырма,
Матур итеп яшәп кал.
Туган көндә - зур бәйрәмдә,
Күңел ачып, җырлап ал.
Без телибез изге теләк,
Гомернең иң озынын,
Саулыкның да мәңге-мәңге,
Иң ныгын, иң корычын.
Бүген синең йөзләреңдә,
Якты нурлар чагыла.
Гомер үтә дип кайгырма,
Яшәү бәхет дөньяда!!

*****************

Гашыйк парларга
Кыз баланың гомерен
Киек казга тиңлиләр.
Кияү егете алып киткәч,
Изге теләк телиләр.
Авылларда туйлар уза
Бизәп барлык дөньяны.
Яңгыр ява акрын гына
Котлап гашыйк парларны.
Әйдә, яусын яңгыры да
Тик бәхетле булсыннар.
Пар балдакларын алмашып
Язмышлар кушылсыннар.
Аккош канаты төсле
Ак бит кәләш күлмәге.
Иреннәрдәй баллы хәтта
Туйлардагы чәкчәге.
Кияү егетнең йөзендә
Якты нурлар чагыла.
Мул табын артларына
Дус туганнар җыела.
Барда тели изге теләк,
Гашыйк парларга атап
Матур итеп яшәсеннәр
Бер-берсен сөеп назлап.

****************

Эй син,кеше, исендэ тот,
Байлыкка куз тошермэ!
Сэламэтлек сора элек,
Юкка да куз-яшь тукмэ.
Байлык бары бер айлык ул,
Саулык кирэк гомергэ.
Аллахка шокер итеп без,
Яшик, дуслар, гел бергэ!
Авырлыклар килсэ эгэр,
Жинел генэ уткэрик.
Сынауларны Хода бирэ,
Язмышка упкэлэмик.
Матур итеп яшэулэрнен,
Тэмен-кадерен Белик,
Жир йозендэ без кунак бит,
Юкка эйдэ рэнжемик!!!

********

Энкэй,бэгырем, буген синен бэйрэм,
Жыелдык без синен янына.
Утыр эле, энкэй, яннарыма,
Кулларынны куеп кулыма.
Синен кулларыннан йомшак куллар,
Таба алмам купме эзлэсэм дэ,
Сина булган чиксез бурычымны,
Тули алмам купме телэсэм дэ.
Чэчлэренэ еллар ак эз салган,
Балаларын усеп житкэннэр.
Пар канатын - эткэй синен янда,
Оныкларын йори тирэндэ.
Энкэй,жаным, буген синен бэйрэм,
Ходаемнан сорыйм бер телэк:
Сэламэтлек бирсен сина Раббым,
Син бит, эни, безгэ бик кирэк!)

Илзия ХАРИСОВА шигырьләре, Байлангар авылы

фото: http://www.gorodtotma.ru/1917-vam-poety-i-prozaiki.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk