13 октябрь 2014 яңалыклары
-
Кукмарада яшәүче Фәйрүзә Сабирҗановага 90 яшь тулды (+фото)
Район җитәкчесе Сергей Димитриев, аның урынбасары Азат Гарифуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар, юбилярның өендә булып, үзләренең матур теләкләре аша аны туган көне белән котладылар, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Фәйрүзә апаны туган көне белән котларга бу көнне аның биш улы, киленнәре, оныклары,...
-
Республика беренчелегеннән җиңү белән кайткан көрәшчеләрне район җитәкчесе кабул итте (+фото)
Алабуга шәһәрендә татар милли көрәше буеча 1996-1997 елда туган егетләр арасында "Татарстан яшьләре" газетасы призына республика беренчелеге үтүен, анда безнең район командасының беренче урынны яулавын хәбәр иткән идек инде. Шимбә көнне район җитәкчесе Сергей Димитриев турнирда җиңү яулаган көрәшчеләрне, аларның тренерларын кабул итте, Кукмара данын республикада тагын бер кат танытулары...
-
Үрәсбашта семинар-киңәшмә узды (+фото)
Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында малларны кышлату чоры, көзге кыр эшләрен төгәлләү, техниканы саклауга кую һәм ремонт эшләрен башлап җибәрү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңшмә үткәрелде. Үрәсбашта быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 27,5 центнер уңыш җыелган, 11 мең тонна сенаж белән силос салынган. Һәр сыердан көнгә уртача 10 килограмм сөт савыла. Бу хуҗалыкка да,...
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармакка бурычлар билгеләнде
Район җитәкчесе Сергей Димитриев үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгында, төзелеш, социаль тармакларда башкарыласы эшләр барланды. Салымнар җыю, хемәт хаклары түләүне көйләү, кече һәм урта бизнесны үстерү, санитар чистарту буенча ункөнлек кысаларында поселокта һәм авылларда өмәләр үткәрү, агачлар утырту, Ленин урамындагы һәм 4нче мәктәп янындагы паркларны тәртипкә китерү буенча һәр тармак...
-
Нырты мәктәбе укучылары сугыш һәм хезмәт ветеранын юбилее белән котлады
Без укучылар белән Дусай авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәдуллин Шәйхулла абыйның өендә кунакта булдык. Аңа 28 сентябрьдә 90 яшь тулды. Балалары, туганнары, оныклары белән зурлап юбилеен үткәргәннәр. Безнең баруыбызның сәбәбе дә аны шушы олы юбилее белән котлау иде. Шәйхулла абый сугышның беренче көненнән алып ахырына кадәр катнашкан....
-
Иң элек тынычлык кирәк
Аллага шөкер, исән-сау кешеләргә менә тагын октябрь аен бәйрәмнәр белән башлап җибәрергә насыйп булды. Беренче октябрьдә өлкәннәр көнен, дүртенче октябрьдә дини бәйрәмебез - Корбан гаетен билгеләп үттек. Мондый зур бәйрәмнәрне илдә тынычлык булганда гына матур итеп, тантаналы рәвештә үткәрергә була. Илебез җитәкчеләренең дөрес, тынычлык яклы сәясәт алып барулары нәтиҗәсендә имин...
-
Якташыбыз Илзия Харисова шигырьләре
Харисова Илзия Раниф кызы 1989 елнын 12 августында Кукмара районында туа! 2006нчы елны Кукмара 1нче татар гимназиясен, 2008нче елны Арча педагогия көллиятен, 2012нче елны Казан Дәүләт Федераль Университетынын филология бүлеген тәмамлый! Илзия шигырьләр, хикәяләр ижат итәргә ярата! Үзенең хезмәт җимешләре белән күп кенэ конкурсларда унышлы чыгыш ясый! Бугенге көндә Альберт...