Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үрәсбашта семинар-киңәшмә узды (+фото)

Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында малларны кышлату чоры, көзге кыр эшләрен төгәлләү, техниканы саклауга кую һәм ремонт эшләрен башлап җибәрү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңшмә үткәрелде. Үрәсбашта быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 27,5 центнер уңыш җыелган, 11 мең тонна сенаж белән силос салынган. Һәр сыердан көнгә уртача 10 килограмм сөт савыла. Бу хуҗалыкка да,...

Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында малларны кышлату чоры, көзге кыр эшләрен төгәлләү, техниканы саклауга кую һәм ремонт эшләрен башлап җибәрү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңшмә үткәрелде. Үрәсбашта быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 27,5 центнер уңыш җыелган, 11 мең тонна сенаж белән силос салынган. Һәр сыердан көнгә уртача 10 килограмм сөт савыла. Бу хуҗалыкка да, агрофирмаларга да сөт җитештерүне арттыру буенча төгәл бурыч куелды.

-Республика буенча районыбыз сөт җитештерүдә 4нче урында бара. Ләкин тынычланырга җирлек юк, чөнки моңа күбрәк Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары көче белән ирешелә. Агрофирмаларда исә, "Әсәнбаш"тан кала, сөт җитештерү түбән. Барысында да файдаланылмый торган резервлар күп. Шуларны эшкә җигеп, һәр сыердан көнлек савымны кимендә 10 килограммга җиткерергә кирәк, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Сергей Димитриев.

Калган кукурузны да тиз арада җыеп алу, җирләрне тулысынча эшкәртеп бетерү, техника ремонтын башлап җибәрү бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk