Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яңа елны көткәндә (шигърият)

Еллар арты еллар үтеп тора, Гомер үткәннәрен искәртеп. Узган елгы хата-ялгышларны Кабатлама, диеп, кисәтеп. Һәр яңа ел нидер алып килер, Яхшы булыр кебек киләчәк. Өмет-хыялларың чынга ашып, Бәхет, гүя, ишелеп киләчәк. Телик, әйдә, бары яхшы теләк Күршеләргә, дуска, туганга. "Амин" дигән чакка туры килсен, Яңа елга сәгать сукканда. Кәҗә елымы...

Еллар арты еллар үтеп тора,

Гомер үткәннәрен искәртеп.

Узган елгы хата-ялгышларны

Кабатлама, диеп, кисәтеп.

Һәр яңа ел нидер алып килер,

Яхшы булыр кебек киләчәк.

Өмет-хыялларың чынга ашып,

Бәхет, гүя, ишелеп киләчәк.

Телик, әйдә, бары яхшы теләк

Күршеләргә, дуска, туганга.

"Амин" дигән чакка туры килсен,

Яңа елга сәгать сукканда.

Кәҗә елымы бу, куй елымы?

Анда түгел аның хикмәте -

Һәр елың да сөенечле булыр

Табыннарың булса икмәкле.

Бәхет алып килсен бу Яңа ел,

Чынга ашсын һәрбер уй-теләк.

Күтәрегез әле бокалларны,

Саулык, байлык, тынычлык теләп.

Харис МОСТАФИН

фото: http://www.dietaonline.ru/community/post.php?topic_id=50468

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk