Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яңа ел (шигърият)

Ишекне шакымый, сорамый Килә дә керә ул һәр елны. Хуш килдең, түргә уз, Яңа ел, Муллыкка күмдер син бар җирне. Көттермә, соңарма бер минут, Ашыгып кил әле ашкынып. Зарыгып көтәләр балалар, Авыллар, шәһәрләр, калалар. Яңа ел төнендә могҗиза: Теләгән теләкләр үтәлә. Җемелдәп энҗе кар яуганда Күңелгә матурлык өстәлә. Матурлык кешенең...

Ишекне шакымый, сорамый

Килә дә керә ул һәр елны.

Хуш килдең, түргә уз, Яңа ел,

Муллыкка күмдер син бар җирне.

Көттермә, соңарма бер минут,

Ашыгып кил әле ашкынып.

Зарыгып көтәләр балалар,

Авыллар, шәһәрләр, калалар.

Яңа ел төнендә могҗиза:

Теләгән теләкләр үтәлә.

Җемелдәп энҗе кар яуганда

Күңелгә матурлык өстәлә.

Матурлык кешенең һәрвакыт

Канатлы итәдер күңелен.

Каршылыйк, дусларым, аерылмый

Бергәләп бу елның һәр көнен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk