Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ун мең! (район газетасы турында шигырь)

Ун меңенче саны чыга икән Безнең гәҗит - "Хезмәт даны"ның! Тарих битләрендә эз салырлык Урыны бар һәрбер санының. Күпме шагыйрь, әдип, журналистның Дөнья күргән тәүге язмасы. Шатлык-кайгыларын бүлешкәннәр Шушы гәҗит аша азмы соң?! Алдынгылар өчен дан җырланса, Тәнкыйть уты көчле, көйдерә. Мәзәкләре, шаян, хикәяләр Уйландыра... һәм дә көлдерә. Ил язмышы,...

Ун меңенче саны чыга икән

Безнең гәҗит - "Хезмәт даны"ның!

Тарих битләрендә эз салырлык

Урыны бар һәрбер санының.

Күпме шагыйрь, әдип, журналистның

Дөнья күргән тәүге язмасы.

Шатлык-кайгыларын бүлешкәннәр

Шушы гәҗит аша азмы соң?!

Алдынгылар өчен дан җырланса,

Тәнкыйть уты көчле, көйдерә.

Мәзәкләре, шаян, хикәяләр

Уйландыра... һәм дә көлдерә.

Ил язмышы, халык язмышына

Игътибары һәрчак югары.

Ваемсызлар белән көрәшкәндә,

Туры сүзе аның каралы.

Онытылмый тәүге мөхәррирләр,

Һәр хезмәткәр истә, хәтердә.

Ветераннар юлны онытмыйлар,

Аралашып яши хәзер дә.

"Хезмәт даны" район халкының ул

Якын дусты, якын сердәше.

Көчле девиз: рәхмәт әйтеп китсен

Йомыш төшеп килгән һәр кеше.

Ун мең әле соңгы чик түгел бит,

Булсын, әйдә, йөз мең, миллиун.

Һәрбер эштә бәхет - үз халкыңа

Кирәк булуыңны тою ул!

Харис МОСТАФИН, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk