Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әти “тәрбиясе”

Әтисе кызын орышты: "Кызым, син бик бозылдың. Тәмам юлдан чыктың хәзер, Бигрәк тә узындың. Төнлә озак йөрисең, Иртән генә кайтасың. Кеше торыр вакыт җиткәч, Син йокларга ятасың. Егетләрең бик күбәйде, Бу атна - өченчесе. Кичә такыр башлы иде, Бүген озын чәчлесе. Өйдә эш эшләмисең, Көне буе йоклыйсың. Ничек бер дә...

Әтисе кызын орышты:

"Кызым, син бик бозылдың.

Тәмам юлдан чыктың хәзер,

Бигрәк тә узындың.

Төнлә озак йөрисең,

Иртән генә кайтасың.

Кеше торыр вакыт җиткәч,

Син йокларга ятасың.

Егетләрең бик күбәйде,

Бу атна - өченчесе.

Кичә такыр башлы иде,

Бүген озын чәчлесе.

Өйдә эш эшләмисең,

Көне буе йоклыйсың.

Ничек бер дә оялмыйсың?

Синең "сәвист" кайда соң?

Әти юаш, дип уйлама,

Мин әлегә сабырмын.

Кыз бала, диеп тормам,

Колагыңны борырмын".

Хатын, сиңа да әйтәм:

"Сүндер, телевизорны.

Нинди бетмәгән кино бу!

Кемнәр куядыр шуны?

Гел чит ил сериаллары

Гыйшык-мыйшык турында.

Үбешәсең килеп тормас,

Йокласаң ач карынга.

Ашны үзем пешеримме,

Ачтан үлиммени мин?

Савыт-саба юылмаган,

Шуны күрмисеңме син?

Хатын, эштән соң кайтасың,

Белмим, нишләп ятасың?

Җитмәсә капка төбендә,

Керми ләчтит сатасың".

Әти кешенең сүзеннән

Бары көлделәр генә:

"Син безне тикшермә, яме,

Бел тик үзеңне генә.

Юкка, дибез, кычкырасың,

Син дә төшмәгән айдан.

Сине көн дә кайтаралар,

Култыклап ике яктан.

Күп эчәсең, чама белми,

Егыласың аяктан.

Кичә тагын озаттылар,

Култыклап ике яктан.

Эшләгән акчаң калмый,

Газга-утка кем түли?

Иллегә җитеп киләсең,

Һаман да акыл керми.

Тәрбия бирер идең

Үзең тәртипле булсаң.

Юкка гына әйтмәгәннәр:

"Оясында ни күрсә".

Шаһидулла МОТЫЙГУЛЛИН, Каенсар

http://www.uaua.info/9-16-let/article-25821-kak-uberech-rebenka-ot-vliyaniya-ulitsyi-sovetyi-roditelyam/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk