Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әти кайтыр, диеп көттек без (шигърият)

Фашист козгыннары илгә басып кергән, Бар дөньяны ялкын-ут алган. Бер гөнаһсыз сабый, ана каны, Солдат каны бергә буталган. Фашистларны кичерү мөмкин түгел Бәхетләрне тартып алганнар. Немец козгыннары кеше сөягеннән Таптый-таптый юллар салганнар. Ышаныч юк явыз фашистларга Чик буйлары, белмим, тынычмы? Безгә кайгы салган явыз Гитлер Үз канына үзе тончыкты. Сугыштан...

Фашист козгыннары илгә басып кергән,

Бар дөньяны ялкын-ут алган.

Бер гөнаһсыз сабый, ана каны,

Солдат каны бергә буталган.

Фашистларны кичерү мөмкин түгел

Бәхетләрне тартып алганнар.

Немец козгыннары кеше сөягеннән

Таптый-таптый юллар салганнар.

Ышаныч юк явыз фашистларга

Чик буйлары, белмим, тынычмы?

Безгә кайгы салган явыз Гитлер

Үз канына үзе тончыкты.

Сугыштан соң тормыш әле безгә

Күпме әче яшьләр түктерде.

Сугыш кырларында калды әтием,

Явыз фашист аны үтерде.

Офыкларга карап көннәр туса

Әти кайтыр, диеп көттек без.

Шуңа күрә ялгыз канат белән,

Моңлы күңел булып үстек без!

Сугыш газаплары, ятимлекләр

Йөрәкләрдән әле китмәгән.

Табылып тора солдат каберләре,

Юк, бетмәгән, сугыш бетмәгән.

Бала чаклар узды авырлыкта,

Үтте яшьлек җилләр шикелле.

Узды гомер үткер ташлар аша

Ялан аяк барган шикелле.

Ач - ялангач булдык, ятим калдык,

Без күрмәдек дөнья рәхәтен.

Безнең газиз балаларга ходай

Күрсәтмәсен сугыш хәсрәтен.

Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА, Манзарас

фото: http://2worldwar.at.ua/photo/1/ussr_in_2_world_war_russian_195/1-0-4648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X