Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Салмак кына җиргә таң ата (шигъри мизгел)

Сихри нурга манып дөньяны, Салмак кына җиргә таң ата. Иң элгәре без уяндык диеп, Чут-чут итеп кошлар сайраша. Яфраклардан тамган чык суында Каурыйларын юа, пакъләнә. Кошлар да зикер итә башлый, Алар сайрый - күңел сафлана. Шул чагында азан тавышына Адәм баласы да уяна. Чишмәләрнең чиста суын алып, Юына ул, тәһарәтләнә....

Сихри нурга манып дөньяны,

Салмак кына җиргә таң ата.

Иң элгәре без уяндык диеп,

Чут-чут итеп кошлар сайраша.

Яфраклардан тамган чык суында

Каурыйларын юа, пакъләнә.

Кошлар да зикер итә башлый,

Алар сайрый - күңел сафлана.

Шул чагында азан тавышына

Адәм баласы да уяна.

Чишмәләрнең чиста суын алып,

Юына ул, тәһарәтләнә.

"Кунар" урыны- намазлыгын

Кыйбла якка борып куя ул,

Бисмиллә әйтеп, намаз укый,

Раббыбызга сәҗдә кыла ул.

25.01.2017.

Заһид Сафин, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk