Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сагынып каләм алдым (шигъри мизгел)

Каләм алдым кулга, Хәтирәләр телим язарга. Мәңгелеккә күчкән әткәй-әнкәемне Исән-имин кебек күрергә. Гүя кышкы иртә, әни мич каршында Тарта алга кайнар күмерне Аңа майлы таба куя, коймак сала Бәйрәм хисе били күңелне. Кышкы салкын өйгә тарала Мич җылысы, коймак исләре. әни гүя гел яшь, шат күңелле Мич кызуыннан алсу йөзләре....

Каләм алдым кулга,

Хәтирәләр телим язарга.

Мәңгелеккә күчкән әткәй-әнкәемне

Исән-имин кебек күрергә.

Гүя кышкы иртә, әни мич каршында

Тарта алга кайнар күмерне

Аңа майлы таба куя, коймак сала

Бәйрәм хисе били күңелне.

Кышкы салкын өйгә тарала

Мич җылысы, коймак исләре.

әни гүя гел яшь, шат күңелле

Мич кызуыннан алсу йөзләре.

Самовар да баскан үз урынына

Матур итеп кайный, чыжылдый.

әни, коймак, кайнар чәй исләре:

"Улым, тор"- дип мина пышылдый.

Торам әнием, иң беренче булып

Башка туганнарым торганчы.

Синең итәгеңә сыенам да

Басып торам әле туйганчы.

Көнем нинди матур башланган

Гүя бар да житкән дөньяда.

Бар да мулдан, өебез бәхет белән тулган

Алар безнең белән булганда.

Сезне искә алу - зур бәхет ул!

Исән бит сез безнең күңелдә.

Бездән сезгә, сездән безгә хәер дога

Урыныгыз булсын жәннәттә!

12.01.17

Заһид Сафин, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk