Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ә нигә соң? (шигырь)

    Ничә тапкыр яраланды йөрәк... Хәнҗәр түгел, боз да тишмәде. Кешеләре әче сүзлеме соң, Заманымы әллә нишләде?! Үтеп киттем, гамьсез караш ташлап, Җылы сүзләр өмет иткәннән. Күңелләрдә нигә битарафлык, Күзләрдә яшь кипте күптәннән? Ә нигә соң мин үзем дә хәзер Сабыр итеп дәшми тора алмыйм? Уйламыйча әйткән сүзем белән Башка күңелләрне...

    Ничә тапкыр яраланды йөрәк...

    Хәнҗәр түгел, боз да тишмәде.

    Кешеләре әче сүзлеме соң,

    Заманымы әллә нишләде?!

    Үтеп киттем, гамьсез караш ташлап,

    Җылы сүзләр өмет иткәннән.

    Күңелләрдә нигә битарафлык,

    Күзләрдә яшь кипте күптәннән?

    Ә нигә соң мин үзем дә хәзер

    Сабыр итеп дәшми тора алмыйм?

    Уйламыйча әйткән сүзем белән

    Башка күңелләрне яралыйм.

    Суфия МОСТАФИНА, Янсыбы

    фото: https://yandex.ru/clck/redir

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: