Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 27 апрель 2015 яңалыклары

    • 27 апрель 2015 - 12:32
      Машина сатып алучы вак акчалар белән түләгән (+ФОТО)
      Кытайдагы Чжэнчжоу шәһәрендә яшәүче хатын Яңа BMW автомобилен сатып алганда 100 мең юань бәяне бер юаньлы (8,2 сум) акчалар белән түләгән. Акчалар 20 килограммлы 5 тартмага сыйган. Гомуми авырлыгы 100 килограммнан артып киткән. Акчаларны 20 хезмәткәр 6 сәгать буе санаганнар. Әлеге хатын азык-төлек сатуын әйткән, сатып алучылар вак акчалар белән...
      323
      0
      0
    • 27 апрель 2015 - 11:42
      Агач ботагы кискәндә бер ир егылып төшеп үлгән
      Якшәмбе көнне,26 апрельдә, Алабуга шәһәренең бер урамында бәхетсезлек очрагы булган. 1939 елгы өлкән яшьтәге ир-ат, күрәсең, комачаулаучы агач ботагын кисмәкче булган. Инде кискәндә тигезлеген югалтып, егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук җан тәслим кылган. Чыганак: elabuga-rt.ru фото: https://yandex.ru/clck/redir
      348
      0
      0
    • 27 апрель 2015 - 11:31
      Кукмараның самбочы егетләре булдыра!
      "Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәрдаим үзләренең уңышлары белән сөендереп торалар. Тимур Азизов шушы көннәрдә Казан шәһәрендә узган билбау буенча Россия беренчелегендә бишенче урынны алды, Ислам Закиров исә Кстовта үткән самбо буенча Идел буе Федераль өлкәсе укучыларның спартакиадасыннан өченче урын белән кайтты. Егетләрнең тренерлары - Марс Бәдретдинов. фото: https://yandex.ru/clck/redir
      306
      0
      0
    • 27 апрель 2015 - 10:14
      Ни өчен Вахит авылындагы һәйкәлдә әтием турында мәгълүмат юк икән?
      Минем әтием Бариев Абдулла Бари улы 1916 елда туган. 1941нче елның 1 сентябрендә Кукмара хәрби комиссариатыннан сугышка алынган. Бу турыда 1941-1945нче елларда Совет Армиясе сафларына алынганнар турындагы китапның 13 битендә, 332 сан астында мәгълүмат бар. Әмма Вахит авылындагы һәйкәлдә минем әти турында мәгълүмат юк. Нурия ХӘЙРУЛЛИНА, Казан шәһәре Әлеге сорауга...
      358
      0
      0
    • 27 апрель 2015 - 08:57
      Күз яшьләре аша көләм, үпкәләмим язмышка, ди җирле шагыйрә Кәүсәрия Галиуллина
      Шигъри күңелле кешеләр күп ул дөньяда. Ләкин һәр сүзең белән күңелеңне, йөрәгеңне ак кәгазь битләренә ачып сала алу сәләте бик азларга бирелгәндер, минемчә. Газетабыз битләрендә үзенең шигъри тәлгәшләре белән укучыларны сөендерүче Кәүсәрия Галиуллина әнә шундыйлардан. -Березняк авылында дөньяга килгәнмен мин, кечкенәдән табигатькә гашыйк. Чишмәләрнең чылтырап агуын, кошлар сайравын һәрвакыт таң...
      412
      0
      0
    • 27 апрель 2015 - 07:35
      Район Мәдәният йортында “Уку алдынгылары слеты” узды (+ФОТО)
      Район Мәдәният йортында узган чарада уку алдынгылары, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, спорт ярышларында, мәдәни чараларда актив катнашкан укучыларны, аларның әти-әниләре һәм укытучыларын тәбрикләделәр. Залда урын алган берсеннән-берсе матур егет-кызларны күргәч, үземнең дә мәктәп еллары искә төшеп китте. Безнең заманда да районның иң яхшы билгеләренә генә өлгерүче югары сыйныф укучыларын бергә туплап...
      559
      0
      0
    • 27 апрель 2015 - 06:29
      "Идел-йорт" фестиваленең Әтнә зонасын Зур Сәрдек халык театры ачты (+ФОТО)
      Республикабызда халык театрларының регионара "Идел-йорт" фестивале бара. Әтнә зонасы бәйгесен Зур Сәрдек халык театры ачып җибәрде. Т.Миңнуллинның "Без бит авыл малае" пьесасының куелышы, җылы төсләрдән генә торган декорация, артистларның уены тамашачыда матур хисләр уятты, спектакль зур уңыш белән узды. Әле бәйге дәвам итә. Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре
      390
      0
      0
    • 27 апрель 2015 - 05:25
      Ә нигә соң? (шигырь)
      Ничә тапкыр яраланды йөрәк... Хәнҗәр түгел, боз да тишмәде. Кешеләре әче сүзлеме соң, Заманымы әллә нишләде?! Үтеп киттем, гамьсез караш ташлап, Җылы сүзләр өмет иткәннән. Күңелләрдә нигә битарафлык, Күзләрдә яшь кипте күптәннән? Ә нигә соң мин үзем дә хәзер Сабыр итеп дәшми тора алмыйм? Уйламыйча әйткән сүзем белән Башка күңелләрне...
      567
      0
      0
    • 27 апрель 2015 - 04:17
      Төркәштә сугышта һәлак булучылар истәлегенә стелла ачыла
      8 майда Төркәш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, катнашучылар истәлегенә стелла ачыла. Авылдашларны, якташларны әлеге чарага чакырып калабыз. Башлана сәгать 10.00да. фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxaUo3NFFGQmJkeTJ5bzlnVGpDWjd0THp3REMzbFZoRGl3b2xlYVYwak0ybHNpeFpHWlZwZk9ncjJsQ19RM25ndlZxeHVYcXBFNnQ4T0RLTUxVdFp0MmVNNlpEV19Qd0V0Y2N2S0l4THRxZlM&b64e=2&sign=6eb9fea75fab7d13baa9da094901e74e&keyno=0
      310
      0
      0
    Реклама