Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Көзге матурлык (шигырь)

Табигатькә көзләр килгәч, Миләш, балан тәлгәшенә Җете-кызыл төсләр кергәч, Бакча тагын ямьләнә. Әйтерсең лә чәчкә аткан Җәй башына әйләнә. Агачлар да төрле матур Төсләр алып киенә. Ә ерактагы офыкта Киләсе салкын кышларның Сәламләве күренә. Иртә-кичләр салкын була, Көндез бераз җылыта. Кар өемнәре чагыла Күктә йөзгән болытта. Бер агачтан, бер агачка...

Табигатькә көзләр килгәч,

Миләш, балан тәлгәшенә

Җете-кызыл төсләр кергәч,

Бакча тагын ямьләнә.

Әйтерсең лә чәчкә аткан

Җәй башына әйләнә.

Агачлар да төрле матур

Төсләр алып киенә.

Ә ерактагы офыкта

Киләсе салкын кышларның

Сәламләве күренә.

Иртә-кичләр салкын була,

Көндез бераз җылыта.

Кар өемнәре чагыла

Күктә йөзгән болытта.

Бер агачтан, бер агачка

Нәфис җепләр эленә.

Көзнең матурлыгы безгә

Мул уңышта күренә.

фото: http://loknaj.ucoz.ru/publ/tri_mesjaca_osen/1-1-0-59

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk