Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кеше чаба дөнья артыннан (шигърият)

Көн артыннан көннәр үтә тора, Үткәннәре кире кайтмыйлар. Кешеләр бит гомер мизгелләрен Хәтер сандыгында саклыйлар. Һәр чорның да була авырлыгы, Җиңеллеге килә артыннан. Әле уңга, әле сулга бәрелеп, Кеше чаба дөнья артыннан. Беркемнең дә дөнья мәшәкатен Куып җиткәннәре юк әле. Дәшә кебек вакыт сиңа кулын изәп, Ку, әле син, әйдә,...

Көн артыннан көннәр үтә тора,
Үткәннәре кире кайтмыйлар.
Кешеләр бит гомер мизгелләрен
Хәтер сандыгында саклыйлар.
Һәр чорның да була авырлыгы,
Җиңеллеге килә артыннан.
Әле уңга, әле сулга бәрелеп,
Кеше чаба дөнья артыннан.
Беркемнең дә дөнья мәшәкатен
Куып җиткәннәре юк әле.
Дәшә кебек вакыт сиңа кулын изәп,
Ку, әле син, әйдә, ку әле.
Көчең бетеп, ялга утыргач та,
Менә шунда бәлки аңларсың:
Син дөньяны түгел, дөнья сине,
Үкчәләргә басып куганын.
Хәтер сандыгы да менә шунда
Бер ачыла, тагын ябыла.
Кискен хәрәкәтләр тизлегендә
Итәгенә чалынып абына.
Өлкәннәрнең шундый халәтләрен
Күп кешеләр әле аңламый.
Мәшәкатьләр белән дөнья тула,
Үз яшен ул әле санамый.
Үзең әти-әни булгач кына,
Өлкәннәрнең хәлен беләсең.
Алар киткән була и нде бакыйлыкка,
"Кадер-хөрмәт итә алдыммы?" - дип,
Үз-үзеңә сорау бирәсең.
Алдан белеп торыйк бу хәлләрне,
Беркайчан да рәнҗетмик ата-ананы.
Әти- әни риза булсыннар,
Балалары һәрчак алар өчен
Хәер-дога кылып торсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk