Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кәҗә елы (шигырь)

Ат елында төптән җигелеп, Тарттым тормыш арбасын. Кәҗә елында ял итәм - Үкенечкә калмасын. Кәҗә кечкенә булса да, Зур хайванга санармын. Мамыгыннан шәл бәйләрмен, Сыер итеп савармын. Кәҗә кебек вак-вак атлап Гел кунакка йөрермен, Бәлки әле чәй эчәргә Сезгә дә бер керермен. Кәҗә елына дип теккән Күлмәгем бар килешле. Диңгезләргә...

Ат елында төптән җигелеп,

Тарттым тормыш арбасын.

Кәҗә елында ял итәм -

Үкенечкә калмасын.

Кәҗә кечкенә булса да,

Зур хайванга санармын.

Мамыгыннан шәл бәйләрмен,

Сыер итеп савармын.

Кәҗә кебек вак-вак атлап

Гел кунакка йөрермен,

Бәлки әле чәй эчәргә

Сезгә дә бер керермен.

Кәҗә елына дип теккән

Күлмәгем бар килешле.

Диңгезләргә дә барырмын

Акча булса, кәнишне.

Минем быел персональный

Үз кәҗәм бар янымда.

Шул елда туган иремнең

Тукыдым колагына:

Кәбестәгә керә күрмә

Күршеләр бакчасына!

Үзем алып кайтып бирәм

Пенсия акчасына.

Көтүдән арып кайтканда

Чит капкага карама.

Мине бик бәхетле яшәт,

Жил үтмәсен арага!

Доллар, евро кебек итеп,

Син уйнаклап, сикермә.

Гаилә бюджетын да нык тот,

Бик какшатып бетермә.

Кәҗә елы илебездә

Тынычлык елы булсын.

Сый-нигъмәт һәм бөтенлектән

Өстәлләр тулып торсын.

Суфия МОСТАФИНА, Янсыбы авыллы

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk