Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

“Хезмәт даны” газетасына - 85 яшь (шигърият)

Беренче редактор киткән яу кырына, Туганнары белән хушлашып. Япь-яшь килеш яу кырында калган Илебез бәйсезлеге өчен көрәшеп. "Хезмәт даны", сине яшәтергә Кемнәр килеп, кемнәр китмәгән. Яши алар синең хәтереңдә Гүя алар синнән китмәгән. Хәбәрләрне алып, хатлар булып, Сугыш кырларына җиттең син. Солдатларны җиңүләргә өндәп, Утлы сугышларны кичтең син. Хәбәрләрең, гаделлегең...

Беренче редактор киткән яу кырына,

Туганнары белән хушлашып.

Япь-яшь килеш яу кырында калган

Илебез бәйсезлеге өчен көрәшеп.

"Хезмәт даны", сине яшәтергә

Кемнәр килеп, кемнәр китмәгән.

Яши алар синең хәтереңдә

Гүя алар синнән китмәгән.

Хәбәрләрне алып, хатлар булып,

Сугыш кырларына җиттең син.

Солдатларны җиңүләргә өндәп,

Утлы сугышларны кичтең син.

Хәбәрләрең, гаделлегең белән

Син һаман яшь - исең китәрлек.

Даның калсын "Хезмәт даны"

Гасырларга барып җитәрлек.

Туган көнең - 85 яшь тула,

Тыныч булсын алсу иртәләр.

Килеп торсын яхшы хәбәрләрең,

Һәрбер йортта сине көтәләр.

Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk