Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фәрдәния бәете

2012 елның 21 июлендә каты авырудан 49 яшендә вафат булган әнием Фәрдәния Мулланур кызына багышлыйм. Бисмилләһи дип башладым, шулай башлана бәет, Дөньядагы һәр кешегә мин телим олы бәхет. Алтмыш икенең салкынча октябрь айларында Мин туганмын шатлык өстәп туганнар җаннарына. Үсеп җиттем, тәпи йөрдем - әти-әни шатланды, Матур булып үсте буйлар...

2012 елның 21 июлендә каты авырудан 49 яшендә вафат булган әнием Фәрдәния Мулланур кызына багышлыйм.

Бисмилләһи дип башладым, шулай башлана бәет,

Дөньядагы һәр кешегә мин телим олы бәхет.

Алтмыш икенең салкынча октябрь айларында

Мин туганмын шатлык өстәп туганнар җаннарына.

Үсеп җиттем, тәпи йөрдем - әти-әни шатланды,

Матур булып үсте буйлар - барча халык таң калды.

Сәлимҗанны бирде язмыш, гөрләп үтте туйларым,

Шулай китәргә үскәндер, эх, бу сылу буйларым.

Тормыш кордык. Бер-бер артлы туа торды балалар

Миңа бүген шунысы авыр: алар миннән калалар.

Октябрьнең утыз бере илле тулыр дип көттем,

Ләкин тула алмый калды, салкын кабергә кердем.

Май аенда алмагачлар ак чәчәк атты шаулап,

Яшәп булмады дөньяда тагын гөрләтеп, шаулап.

Сәлимҗанымны кызганым, читен бит ул ялгызың.

Хатының китеп, үзең генә парсыз килеш калуың.

Фирдәрисем, олы улым, сиңа олы киңәшем:

Сеңелләреңә ярдәм ит, син аларга иптәшсең.

Гөлнур килен дә бик уңган, әни дип кенә торды,

Оныкларны сөялмәдем, шунысы үкенеч калды.

Мәрьям белән Мәликәгә әбиең юк, димәгез,

Сабый гына күңелләргә авыр тия күрмәгез.

Олы булгач, мин юклыкны аңлап алырлар әле,

Рәсемнән карап булса да искә алырлар әле.

Фираямны да онытыйм, гел булды яннарымда,

Үзенең әйткән һәрбер сүзе ял иде җаннарыма.

Фидарәсем көнгә ничә килгәләп йөри иде,

Фирая хәлем аңлап янымнан китми иде.

Фираямның иптәшенә - киявемә зур рәхмәт,

Алга таба да яшәгез тигезлектә бергәләп.

Салават белән Сәеткә дә кайдалыгым әйтмәгез,

Йөрәкләрен яраларсыз, кайтмый, диеп әйтсәгез.

Дәү егет булып үсәрләр, мин генә күрмәм инде.

Кулыма алып үзләрен бер назлап сөймәм инде.

Чулпаныма бигрәк читен, аңлыйм, кызым, хәлеңне,

Күз алдыма еш китерәм үрсәләнгән мәлеңне.

Сагынасыңдыр, үзем дә бик юксынам үзеңне,

Балам, елама гына син, аңламас беркем хәлеңне.

Иптәшләрең атна саен авылларга кайтырлар,

Әни янына кайтам дип, сагышларга тартырлар.

Әни салды моны, диеп күчтәнәч өләшерләр,

Ике сүздә әни диеп, уйламый сөйләшерләр.

Аларга ни, синең хәлне аңламыйлар шул, балам,

Анасыз калмасыннар, дип, мин теләк теләп калам.

Әни, диеп әйтсә берәү, сөенеп мине искә ал,

Беләм: күңелең чиста синең, мәңге шундый булып кал.

Үз башына төшмәгәннәр аңламаслар беркайчан,

Күрәм: сиңа бик тә авыр, сабыр булчы син, балам.

Абый белән апаларың инде тормыш кордылар,

Сиңа алар бу тормышта гел булышып торырлар.

Әти, ничек эшлим, - диеп, син киңәшкә аңа бар,

Тик онытма, сиңа күктән карап торган әниең бар.

Әтиеңнең һәр сүзенә игътибар ит, колак сал,

Гел атаңны борчылмыйча, абый-апаңнарга бар.

Рәхилә күршем, сиңа сүзем: балаларны ташлама,

Намазларың укыганда, мине догадан калдырма.

Рәхмәт сиңа барысы өчен, бик яхшы күрше булдың,

Киңәш сораган чакларда, һәрчак ярдәмчел булдың.

Ике энемә дә кыен, апалары булмагач,

Нишләтим соң, язмышлардан безгә узып булмагач?!

Габделнурым, Зиннурым, дип әйтсәм инде апагыз,

Мине искә төшерегез читен хәлдә калсагыз.

Сеңелләремнән дә якын иде Рәзилә белән Гөлнара,

Яшәү күңелле иде шул сезнең белән булганда.

Барыннан да бик авырдыр әти белән әнигә,

Үзең калып, балаң киткәч, яшәү мәгънәсе нидә?

Ата-анасы китсә дә, баласы көч таба ул,

Баласын югалткан ана саргаеплар кала шул.

Еламагыз мин киткәнгә, җаннарым кайтып йөрер,

Минем елмайган чакларым бик еш төшләргә керер.

Сәлимҗанның апалары Фәрзия, Шәмсия, Сәрия

Сезгә рәхмәт, Сез икәнсез олы йөрәккә ия.

Минем өчен һәрвакытта зур киңәшче булдыгыз,

Беркем аңламаган чакта сез генә аңладыгыз.

Елга буенда тал-тирәк, хәлне белергә кирәк,

Якыныңны югалтуга ничек чыдасын йөрәк?!

Туган көнем җиткән чакта табынга җыелыгыз,

Фәрдәния, тыныч ят, дип, сез догалар кылыгыз.

Балаларым читен шул әнисез яшәүләре,

Насыйп түгел үзләренә әни, дип дәшүләре.

Кайтып керерләр иде дә сагынышып яныма

Шул минутлар искә төшкәч, бигрәк авыр җаныма.

Әнә килә автомобиль, арбалары буш диләр,

Гомерлеккә китүчеләр сау бул дими, хуш, диләр.

Сау бул дими, хуш та димим, бәхил булыгыз диям,

Берни эшләп булмый инде, Ходайга башым иям.

Каберемә килгәләгез, юлларны онытмагыз

Чирәм белән капланмасын, эзегез суытмагыз.

Агачлардан яфрак төшә, саргаймыйча өзмәгез,

Әниләреннән калганга син бит ятим, димәгез.

Балаларымны ятим, дип, үртәмәгез, көлмәгез,

Аталары янында бит, өметләрен өзмәгез.

Шушы сүзләрдә тәмамлый башлаган бәетләрне,

Ходай насыйп итсен иде һәммәгез бәхетләрен.

Чулпан МОЗАФФАРОВА, Чишмәбаш авылы

фото: http://ramseyreviews.com/wp-admin/images/quill-pen-and-paper

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk