Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Читен икән яшәүләре синсез

Тормыш сукмагында абынганда - Егылмадым, бирдең кулыңны. Изге теләкләрең теләп көн дә Бәхетләргә күмдең юлымны. Күрсәң дә син күпме авырлыклар Саклаганда гаилә учагын. Җил-давылдан көчле калкан булды Синең назың, синең кочагың. Ныклы терәк булды киңәшләрең, Тойдым һәрчак кулың җылысын. Рәхмәт сиңа, әнкәй. Барысы өчен Рәхмәтемнең сиңа олысы. Хәзер инде кемнәр...

Тормыш сукмагында абынганда -

Егылмадым, бирдең кулыңны.

Изге теләкләрең теләп көн дә

Бәхетләргә күмдең юлымны.

Күрсәң дә син күпме авырлыклар

Саклаганда гаилә учагын.

Җил-давылдан көчле калкан булды

Синең назың, синең кочагың.

Ныклы терәк булды киңәшләрең,

Тойдым һәрчак кулың җылысын.

Рәхмәт сиңа, әнкәй. Барысы өчен

Рәхмәтемнең сиңа олысы.

Хәзер инде кемнәр аңлар сүзсез...

Көннәрем дә төссез, күңелсез...

Читен икән яшәүләре синсез,

Авыр икән, әнкәй... әнкәйсез.

Мәгефүр ЗАКИРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев