Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бер елмаю җитә

Сагышларың үзең генә бел дә, Шатлыкларың син сип дөньяга. Синең янда мөмкин булсын дисәң Яшәү матурлыгын тоярга. Тормыш сикәлтәле бит болай да, Ямьләндерик матур сүз белән. Дус-туганга изге теләк теләп, Сәлам бирик ачык йөз белән. Бер елмаю үзгәртергә мөмкин Моңсуланган боек күңелне. Күңелең шат булса, тоясың бит Канатланган кебек үзеңне....

Сагышларың үзең генә бел дә,

Шатлыкларың син сип дөньяга.

Синең янда мөмкин булсын дисәң

Яшәү матурлыгын тоярга.

Тормыш сикәлтәле бит болай да,

Ямьләндерик матур сүз белән.

Дус-туганга изге теләк теләп,

Сәлам бирик ачык йөз белән.

Бер елмаю үзгәртергә мөмкин

Моңсуланган боек күңелне.

Күңелең шат булса, тоясың бит

Канатланган кебек үзеңне.

Юк-бар белән баш катырмыйк һич тә,

Тормыш сикәлтәле болай да.

Матур ягын күрик әле, әйдә,

Эшләр барыр шунда уңайга.

Бер елмаю җитә, бер елмаю!

Араларга күпер салырга.

Бәхет-шатлыкларда яшик дисәк,

Үзебездән тора бары да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X