Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

30 ноябрь – Әниләр көне

Әнием шәле Моннан 21 ел элек вафат булган кадерле әнием рухына багышладым. Йомшак мамык шәл бәйләдең, әнием, Иңнәремә салдың бер кичтә. Син теләгән изге теләкләрне, Оныта алмыйм, әнием, мин һич тә. Бәхетле бул, балам, озак яшә, дидең, Кабул булды синең теләгең. Сөйгән ярым - балалар атасы, Булды миңа иң зур...

Әнием шәле

Моннан 21 ел элек вафат булган кадерле әнием рухына багышладым.

Йомшак мамык шәл бәйләдең, әнием,

Иңнәремә салдың бер кичтә.

Син теләгән изге теләкләрне,

Оныта алмыйм, әнием, мин һич тә.

Бәхетле бул, балам, озак яшә, дидең,

Кабул булды синең теләгең.

Сөйгән ярым - балалар атасы,

Булды миңа иң зур терәгем.

Мамык шәлең бәйләгәндә әнием,

Күпме күз нурларың түгелгән.

Синең белән үткән шат көннәрем,

Үтә минем күңелем түреннән.

Газиз әнием, синең мамык шәлең

Салкыннарда мине җылытты.

Безне ташлап киткәч, аяз көннәр

Булды безгә кара болытлы.

Мамык шәлем тузды инде әнием,

Саклыйм аны сандык төбендә.

Синең куллар бәйләгән шәл бит ул,

Истәлеккә калсын гомергә.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

фото: http://www.gmnet.ru/forums/showthread.php?s=ab6180a183d08b44a7e0d979aeaedac1&p=1191034

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk