Новости по рубрике - Прокуратура
-
Кукмара районында 340 хезмәткәргә эш хакы буенча җыелган 3 миллион сум бурыч кайтарылды
Район прокуратурасы берничә оешмада хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде.
-
Кукмарада Росреестрның ике хезмәткәре законсыз төстә җир кишәрлеге үзләштерүдә гаепләнә
Суд хезмәткәрләрнең берсенә 50 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Росреестрның Татарстан буенча идарәсе Кукмара районы бүлегенең ике хезмәткәре 36 яшьлек Илшат Шәймәрданов һәм 35 яшьлек Илнар Кәримов Чарлы авыл җирлеге башкарма комитетының элекке җитәкчесе Николай Козлов ярдәме белән үзләренә законсыз төстә җир рәсмиләштерүдә гаепләнә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Кукмара...
-
Карар белән килешмәсәң...
Административ хокук бозу турындагы эш буенча чыгарылган карар белән килешмәгән очракта, карарның күчермәсен алган көннән башлап, ун тәүлек эчендә судьяга, әлеге карарны чыгарган органга, вазыйфаи затка шикаять бирергә мөмкин. Шикаятьне алганнан соң, карарны чыгарган судья аны өч тәүлек эчендә барлык материаллар белән бергә - югары судка, коллегиаль орган - район...
-
Эшкә белеп кабул ит
Коррупциягә каршы көрәш йөзеннән, элеккеге дәүләт эшендәге һәм муниципаль хезмәткәрләрне эшкә кабул иткәндә эш бирүчеләрдән аеруча игътибарлылык сорала. Әлеге затларның эштән киткәннәренә ике ел эчендә алар белән 100 мең сумнан артыграк суммага эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында хезмәт яки гражданлык-хокук килешүе төзелә икән, бу хакта эш бирүче ун көн эчендә...
-
Прокуратура хәбәре
Кукмара районы прокуратурасы Кукмара поселогында яшәүче 55 яшьлек Н.га карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул үтерергә теләүдә гаепләнә. Тикшерү барышында ачыкланганча, 2016 елның 17 апрелендә 19 сәгатьләр тирәсендә Н. исерек хәлдә яшьләр компаниясе яныннан үткәндә, аларга сүгенүләре өчен кисәтү ясый. Килеп чыккан низаг вакытында әлеге ир 17...
-
Район прокуратурасы хәбәре
Район прокуратурасы 48 яшьлек Н.га карата җинаятьэше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Әлеге райондашыбыз ялган акчалар белән эш итүдә гаепләнә.Тикшерү күрсәткәнчә, 2015 елның сентябрь-ноябрь айларында ул Казан шәһәрендәге танышыннан бишәр мең сумлык җиде ялган акча алып кайта. Шуннан соң бу "акчалар"ны, җирле ягулык салу станцияләреннән һәм кибетләрдән ягулык һәм азык-төлек алып,...
-
Экстремистлык рухындагы сурәтләр өчен - штраф
Район прокуратурасы 22 яшьлек кукмаралының Интернет челтәренә экстремистлык юнәлешендәге материаллар - нацистлар свастикасын һәм символикасын пропагандалаучы фотосурәтләр урнаштыру факты буенча тикшерү үткәрде. Әлеге гражданинга карата административ эш ачылып, район судына җибәрелде. Суд карары нигезендә ул 1 мең сум штрафка тартылды.
-
Административ регламентны үтәмәгән өчен – штраф
Район прокуратурасы район Башкарма комитетында муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Бирегә үткән елның декабрь аенда крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, терлекчелек фермасын эшләтә башлау өчен рөхсәт сорап, гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге рөхсәт кәгазе административ регламент буенча ун көн эчендә бирелергә тиеш булса да, фермерга кырык көннән соң гына...
-
Район прокуратурасы “Зилант” спорт мәктәбендә коррупциягә каршы законнарның үтәлешен тикшерде
Тикшерү күрсәткәнчә, әлеге мәктәпкә моңарчы Россия федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә дәүләт хезмәткәре вазыйфасын башкарган ир эшкә кабул ителгән. Шушы хакта әлеге идарә җитәкчесенә ун көн эчендә хәбәр ителергә тиеш булса да, бу эш башкарылмаган. Моның өчен спорт мәктәбенең элеккеге директоры административ хокукларны бозу турындагы закон нигезендә...
-
Кукмарада экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды (фото)
Район Мәдәният йортында район прокуратурасы инициативасы белән экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Әлеге чарада Россия ислам институты, Кукмара мөселман мәдрәсәсе, район мөхтәсибәте вәкилләре, Кукмара чиркәве настоятеле, хокук саклау органнары вәкилләренең чыгыш ясады. Белгечләр Ислам диненең Россия һәм Татарстандагы традицион юнәлешләре, үзләренең эшчәнлекләрен дөнья диннәре...
-
Район прокуратурасы җирле үзидарә эшчәнлегендә коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде
Җирле хакимиятләрдән муниципаль хезмәткәрләр саны һәм аларны тотуга киткән финанс чыгымнары турындагы мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итүне таләп итте. "Коррупциягә каршы тору турында"гы һәм "Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруның гомуми принциплары турында"гы законнар нигезендә җирле хакимиятләр мондый мәгълүматны Интернет челтәрендә урнаштырырга тиеш. Әмма тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, районның 30 муниципаль берәмлеге бу...
-
Район прокуратурасы хәбәре
Район прокуратурасы Кукмарада яшәүче 35 яшьлек Артем Петровка карата җинаять эше буенча гаепләүне яклап чыкты. Әлеге райондашыбыз үткән елда республика милли банкының район бүлегенә караган буш бинадан тимер киртәлекләрнең 24 кисәген урлап чыккан һәм металл ватыкларын кабул итү пунктына тапшырган. Судта ул үз гаебен тулысынча таныды, әмма банкка 50мең сум...
-
“Түгәрәк өстәл” үткәрелә
12 апрельдә район Мәдәният йортында район прокуратурасы инициативасы белән экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү булачак. Әлеге чарада Россия ислам институты, Кукмара мөселман мәдрәсәсе, район мөхтәсибәте вәкилләре, Кукмара чиркәве настоятеле, хокук саклау органнары вәкилләренең чыгыш ясаулары көтелә. Белгечләр Ислам диненең Россия һәм Татарстандагы традицион юнәлешләре, үзләренең...
-
Район прокуратурасы хәбәре
Район прокуратурасы тыелган мәгълүматларның Интернет челтәрендә таралуына каршы көрәш йөзеннән күзәтчелек эше алып бара. Шушы эш нәтиҗәсендә 9 сайтта өй шартларында шартлаткыч матдәләр һәм җайланмаларны ясау ысуллары турындагы материаллар урнаштырылуы, аларны ирекле карау мөмкинлеге булуы ачыкланды. Дәүләт мәнфәгатьләрен яклау, экстремистлык һәм террорлык эшчәнлегенә чик кую максаты белән район прокуратурасы, бу...
-
35 яшьлек Кукмара кешесенә суд 200 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләгән
Район прокуратурасы Кукмарада яшәүче 35 яшьлек Артем Петровка карата җинаять эше буенча гаепләүне яклап чыкты. Әлеге райондашыбыз үткән елда республика милли банкының район бүлегенә караган буш бинадан тимер киртәлекләрнең 24 кисәген урлап чыккан һәм металл ватыкларын кабул итү пунктына тапшырган. Судта ул үз гаебен тулысынча таныды, әмма банкка 50мең сум...