Прокуратура хәбәре
Кукмара районы прокуратурасы Кукмара поселогында яшәүче 55 яшьлек Н.га карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул үтерергә теләүдә гаепләнә. Тикшерү барышында ачыкланганча, 2016 елның 17 апрелендә 19 сәгатьләр тирәсендә Н. исерек хәлдә яшьләр компаниясе яныннан үткәндә, аларга сүгенүләре өчен кисәтү ясый. Килеп чыккан низаг вакытында әлеге ир 17...
Кукмара районы прокуратурасы Кукмара поселогында яшәүче 55 яшьлек Н.га карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул үтерергә теләүдә гаепләнә.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 2016 елның 17 апрелендә 19 сәгатьләр тирәсендә Н. исерек хәлдә яшьләр компаниясе яныннан үткәндә, аларга сүгенүләре өчен кисәтү ясый. Килеп чыккан низаг вакытында әлеге ир 17 яшьлек яшүсмернең күкрәгенә пычак белән кадый.
Нәтиҗәдә яшүсмернең йөрәгенә зыян килә. Аны шунда ук дәваханәгә алып барып, вакытында медицина ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә генә ул исән кала.
Н. үзенең гаебен тулысынча таныды. Гаепләү карары расланганнан соң, әлеге җинаять эше карау өчен Кукмара район судына җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев