Кукмара районында 340 хезмәткәргә эш хакы буенча җыелган 3 миллион сум бурыч кайтарылды
Район прокуратурасы берничә оешмада хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде.
"Кукмортранс", "Строй-Гарант", "Экосервис", "Чиста шәһәр" җәмгыятьләрендә һәм "Сөт иле"нең "Лесной" җәмгыяте филиалында хезмәткәрләргә эш хакын үзвакытында түләмәү фактлары ачыкланды. Әлеге җәмгыятьләрнең җитәкчеләренә карата административ хокук бозу турында эшләр ачылып, хезмәт хаклары буенча бурычларны түләүне мәҗбүр итү турындагы гаризалар судка тапшырылды. Моннан тыш, җитәкчеләргә алда әйтелгән кимчелекләрне бетерү һәм гаепле вазыйфаи затларны тәртип җаваплылыгына тарту турындагы тәкъдимнәр җибәрелде. Нәтиҗәдә хокук бозучылар җәмгысе - 25 мең сум штрафка, 9 вазыйфаи зат тәртип җаваплылыгына тартылды. 340 хезмәткәргә эш хакы буенча җыелган 3 миллион сум бурыч кайтарылды.
Район прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев