20 октябрь 2016 яңалыклары
-
Ришат Төхвәтуллин концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан
18-19 октябрь көннәрендә Ришат Төхвәтуллин Казан тамашачысына яңа программасын тәкъдим итте. Әлеге тамаша турында тәфсилләбрәк язасы килә. Шуны әйтергә кирәк: Ришатның тамашачысы бик тугры. Нәкъ шулай, чөнки залда утыручыларның 70-80 проценты аның концертларына кабат-кабат билет сатып алучылар. Хәтта бер үк программасын берничә тапкыр тамаша кылучылар бар. Һәм Казаннан гына түгел,...
-
Мәскәүгә очучы самолетны яшен суккан
Мюнхеннан Мәскәүгә оча торган самолетның фюзеляжында яшен тишек ясаган. Һава судносы «Шереметьево» аэропортына уңышлы төшкән. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә «Интерфакс». Россия башкаласында техниклар авиалайнерны тикшергән. Самолетның борынында, пилотлар кабинасы тәрәзәсенең түбәнрәк өлешендә, үтәли тишек булуы ачыкланган. "Яшен фюзеляжны яндырган. Самолетны очышлардан чикләргә карар ителде", - дип билгеләп үттеләр...
-
Янгында 11 айлык сабый пешкән (ФОТО)
Кичә Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә бер катлы агач йорт һәм такта веранда янган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 30 яшьлек хатын-кыз 11 айлык баласы белән йорттан үзе чыккан. Урамга ут эчендә калган веранда эченнән чыкканда хатын-кызның...
-
72 яшендә әти булган Ильяс Фәхретдинов: «Кызымны үстереп, үз кулларым белән кияүгә дә бирәчәкмен әле»
Норлат районында яшәүче 72 яшьлек бабайның кызы тууы турында язган идек. Хәбәрне үз авызыннан ишетергә теләп, без Ильяс абый Фәхретдиновның үзенә шалтыраттык. Кызы Айнур быелның 29 июлендә туган. - Туганда авырлыгы өч килограмм иде, бүген алты килограммны җыйды. Кызым-йолдызыма исемен үзем сайладым - ай кебек нурлы булсын дип, Айнур куштык....
-
Мөгаллимнәр имтихан бирүгә каршы ...
Татарстан укытучылары бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга каршы чыккан. Укучыларын кайгырталар дип уйлыйсызмы? Юк икән шул - үзләренең белем дәрәҗәсен тикшерә башлауга ризасызлык белдерә алар. Мөгаллимнәр шулкадәр нидән курка икән соң? Әллә инде үз квалификацияләрендә шикләнәләрме? Интернет челтәрендә укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка килгән. Аның авторы -...
-
Яшь гаиләгә ярдәм
Республикабызда утыздан артык Президент программасы эшләп килә. Шул исәптән яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту турында дәүләт ярдәме буенча закон тормышка ашырыла. Бу хакта тәфсилле аңлатма бирүен үтенеп, без район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Шәрәфиевага мөрәҗәгать иттек. -Светлана Павловна, әлеге дәүләт ярдәме нидән гыйбарәт? -Гаилә...
-
Декада барышында арзанрак бәягә “Хезмәт даны”на языл һәм акциядә катнаш!
23 октябрьгә кадәр газетага язылу декадасы үткәрелә. Аның кысаларында газета-журналларга ташламалы бәяләр игълан ителә. "Хезмәт даны" газетасының подписка бәясе дә арзаная, аңа 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен 525 сум 72 тиеннән язылу мөмкин булачак (хәзерге бәясе - 600 сум). Вакыт тиз уза, район газетасына арзанрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз! Декада...
-
Хатын-кыз йөртүче җәяүлеләр сукмагында 8 яшьлек укучыны бәрдергән
Юл һәлакәте аркасында малай күпсанлы тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Кичә Казанда «Ниссан Кашкай» автомобиле белән идарә итүче 28 яшьлек хатын-кыз Декабристлар урамында 119 йорт каршында борылганда җәяүлегә юл бирмәгән һәм 8 яшьлек малайны бәрдергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Малай...
-
“Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре поселокның Ленин урамына юкә агачлары утыртты
Бу көннәрдә кулларына көрәк-тырмалар тоткан "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләренең эшләре аеруча тыгыз булды. Бистәбезнең үзәк урамында ике якка иң элек тигезләп кара балчык тараттылар, соңыннан агач үсентеләре утыртты алар. -Егет-кызларның хезмәте җилле, салкын көннәрдә дә, яңгыр яуганда да туктап тормады, - ди оешма директоры Фирдәил Шәрипов. - Акциянең беренче көннәрендә...
-
Электрон кальян: исемгә карап зыяны кимеми
Төтене күренә, уты күренми - нәрсә бу? Җавабын әйтәм: электрон кальян. Соңгы араларда электрон кальянны (кемдер аны электрон тәмәке дип тә йөртә) кулланучылар артып китте. Яшьләр генә түгел, олы абыйлар да уч төбенә сыешлы җайланманы үзе белән йөртеп, бөтен урамга көйрәтеп бара. Ә аның зарары турында уйланып караганнары бармы икән...
-
Ярминкәләр дәвам итә
Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен кукмаралылар гына түгел, башкала халкы да көтеп ала. Анда авыл җирлекләре, күмәк хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, үз хуҗалыклары белән яшәүчеләр бик теләп үзләрендә җитештерелгән товарларны тәкъдим итә. Ярминкәдә сөт-май, яшелчәләр, ит, бәрәңге, ашлыкларга һәрчак сорау зур була.
-
Армиягә алынучы егетләрнең беренче төркеме 22 октябрьдә китә
Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел Кукмараның 90га якын егетенә солдат итеге кияргә туры киләчәк, дип хәбәр иткән идек инде. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләрне Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Беренче төркемдәге 15 егет 22 октябрьләрдә юлга кузгалачак. Егетләрнең туган якларга исән-сау хезмәт итеп кайтуларын...
-
Кукмара районы пенсионерларын компьютерда эшләргә өйрәтәчәкләр
Күппрофильле лицейда компьютерга өйрәтү буенча пенсионерлардан төркем туплана. 25 октябрьгә кадәр район Пенсия фондына мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-80-71.
-
Җырчы Фәрид Низамиев: “Клип төшергәндә иң авыры матур йорт табу булды”
Тамашачылар күңеленә "Ялгыз сөю" җыры белән килеп кергән Фәрид Низамиев шушы көннәрдә чираттагы матур клибын тәкъдим итте. "Насыйп яр" җырына төшерелгән клип тарихын җырчының үзеннән сорадык. - "Насыйп яр" җырының сүзләрен яраткан шагыйрәләремнең берсе булган Шәмсия апа Җиһангирова китабыннан таптым. Бик ошады әлеге шигырь, көе дә бик тиз, җайлы язылды....
-
Поселокның “Каенкай” балалар бакчасында семинар-киңәшмә үтте
Анда өлкән тәрбиячеләр, балалар бакчасы мөдирләре катнашты. Семинар-киңәшмәдә сүз мәктәпкәчә белем бирүне Федераль дәүләт белем бирү стандарты шартларында күчерүне оештыру һәм методик яктан тәэмин итү турында барды.