20 октябрь 2016 яңалыклары
-
Кышкы тәгәрмәчләргә күчәр вакыт җитте
Суыта. Атна азагында һава температурасы төнлә -1 градуска кадәр төшә дип вәгъдә итә синоптиклар. Җомгадан карлы яңгырлар явуы да ихтимал. Шуңа да ЮХИДИ хезмәткәрләре, баләсеннән баш аяк дип, барлык машина йөртүчеләргә дә кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә киңәш итә. - Дөрес, бүген үк кышкы тәгәрмәчләргә күчү әле иртәрәк. Ләкин һава торышы кинәт...
-
Кукмарада яшәүче Дания Сәфәрова - “тәмле” һөнәр иясе
Пешекче - бик авыр һәм күп хезмәт сорый торган һөнәр. Көнозын аягүрә йөрергә, күп вакытыңны кайнар плитә артында үткәрергә туры килә. Әле эш көнең тәмамланып өйгә кайткач та, тагын шул мәшәкатьләр көтеп тора. "Глобус" җәмгыятендә (элеккеге җәмәгать туклануы предприятиесе) пешекче булып эшләүче Дания апа Сәфәрова исә әлеге һөнәрне сайлавына һич...
-
Березняк җирлегендә үзара салым акчалары хисабына юллар төзекләндерелгән
Үзара салым акчалары хисабына Березняк авылында - 354, Аман Оштырмада - 116, Камышлыда 316 метр юлга вак таш җәелгән. "Юлларны төзекләндерү эшләрен "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләре башкарды. Барлыгы 814 мең сум акча тотылды", - дип хәбәр итте Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов. фото интернеттан алынды
-
Күкшелдә зират чистарту өмәсе була
22 октябрьдә, 8 сәгатьтә Күкшел җирлегендә зират чистарту өмәсе була. Өмәгә үзегез белән "Дружба" пычкысы алып килүегез сорала. Күкшел авыл жирлеге
-
Ялган аракы сатучылар турында “Халык контроле”нә хәбәр ит
Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала. Татарстанның "Халык контроле" системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне 1-3 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган. Хәбәрләрне "Сату кагыйдәләрен бозу", "Җәмәгать туклануы", "Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне...