Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Прокуратура

Кукмарада Росреестрның ике хезмәткәре законсыз төстә җир кишәрлеге үзләштерүдә гаепләнә

Суд хезмәткәрләрнең берсенә 50 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Росреестрның Татарстан буенча идарәсе Кукмара районы бүлегенең ике хезмәткәре 36 яшьлек Илшат Шәймәрданов һәм 35 яшьлек Илнар Кәримов Чарлы авыл җирлеге башкарма комитетының элекке җитәкчесе Николай Козлов ярдәме белән үзләренә законсыз төстә җир рәсмиләштерүдә гаепләнә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Кукмара...

Суд хезмәткәрләрнең берсенә 50 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе Кукмара районы бүлегенең ике хезмәткәре 36 яшьлек Илшат Шәймәрданов һәм 35 яшьлек Илнар Кәримов Чарлы авыл җирлеге башкарма комитетының элекке җитәкчесе Николай Козлов ярдәме белән үзләренә законсыз төстә җир рәсмиләштерүдә гаепләнә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Кукмара муниципаль районы прокуроры Ришат Шакиров сөйләде.

Хезмәткәрләргә каршы ачылган җинаять эшләре судта каралып, Илнар Кәримовка инде суд карары да чыккан. Ул РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 1 нче часте (мошенниклык) буенча җинаять кылуда гаепле табылган.

Прокурор Ришат Шакиров урланган җирләрнең икесе дә Плаксиха авылында булуын әйтте. "Авыл җирлеге башлыгы хуҗалык эшләре китабыннан аларга һәркайсының җир биләмәсе бар дигән ялган өземтә ясап бирә. Илшат Шәймәрданов урлаган җир участогы муниципаль милеккә инде кайтарылды. Аның мәйданы 2 мең 286 кв. м", - дип белдерде Ришат Шакиров. Әлеге җир участогының 158 мең сумга бәяләнгәнен искәртик.

Ә Илнар Кәримов 2008 нче елда 3 мең 365 кв. м мәйдандагы җир кишәрлеген үзләштергән. Аны әнисенә бүләк иткән, соңгысы, үз чиратында, аны тагын өченче кешегә саткан. Муниципалитетка китерелгән зыян суммасы 35 мең сум күләмендә билгеләнгән. ТР прокуратурасы мәгълүматларына караганда, Кәримов үз гаебен танымаган, зыянны капламаган. Суд, җинаять җаваплылыгына тарту срогы чыгу белән бәйле рәвештә җәзадан азат итеп, аңа 50 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Муниципалитетның милек хокукларын яклау максаты белән, район прокуратурасы хөкем ителгән заттан законсыз йолып алынган җир биләмәсе бәясен түләттерү турында дәгъва гаризасы әзерләгән. "Без ике дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән идек. Аның беренчесе каралды, икенчесе карау стадиясендә", - дип белдерде Кукмара прокуроры.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев