16 октябрь 2016 яңалыклары
-
Бала әнисенең үлемен белми калган
Теләче районының Шәтке авылы кызы Эльвира Борһанованың авырып китүен, ярдәмгә мохтаҗ булуын үз башыннан зур хәсрәт кичергән - яман чирдән бертуган сеңлесен югалткан Лилия апа хәбәр иткән иде. Без бик теләп ярдәмгә алындык. "Ватаным Татарстан" газетасы белән берлектә бер төркем татар артистлары да Эльвирага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырган идек....
-
Бүген соңгы көн: “Халык участок инспекторы” конкурсында катнашучы Айдар Фәйзуллин өчен тавыш бирик!
"Халык участок инспекторы" дигән Бөтенроссия конкурсының икенче турына узучылар өчен онлайн-тавыш бирү төгәлләнергә берничә сәгать калып бара. Тавыш бирү бүген, 16 октябрьдә 23 сәгать 59 минутта туктатыла. Бәйгенең икенче турында район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Фәйзуллин Айдар Нәҗип улы да катнаша. Түбәндәге сылтама аша кереп https://народный ууп Айдар Фәйзуллин...
-
Ләйсән Таишева кияүгә чыкты (ФОТО)
"Татар радиосы"ың чибәр алып баручысы Ләйсән Таишева кияүгә чыкты! Яшьләр туйга иң якыннарын чакырып, мәҗлесне Казанда үткәргән. - Туебыз бик күңелле узды, Аллага шөкер. Мәҗлесне алып баруны Илшат Исхаковка тапшырдык. Артистлар чакыру буенча кыенлыклар булмады, чөнки гаиләбездә барысы да җырчы. Әнием дә, абыем да, Ландыш та (Римма Ибраһимова, Фәрит Таишев...
-
Нурзадә: "Әнием өченче тапкыр инфаркт кичерде. Бик борчылам."
Җырчы, алып баручы Нурзадәнең интернет челтәрендә туй күлмәге киеп төшкән фотоларын күргәч, җырчыдан "кияүгә чыгасыңмы әллә?" дип сорап язганнар. Бу сорау безне дә кызыксындырды. Әмма үзенә шалтыраткач, телефонда борчулы тавыш ишетелде. - Нурзадә ни булды? Ни өчен тавышың кәефсез? - Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче әниемә инфаркт булган. Әле...
-
Кукмарада өлкәннәргә матурлык салоны һәм “Артель”дә ташлама ясала
Хөрмәтле өлкәннәр! Исегезгә төшерәбез: пенсия таныклыгын күрсәткән очракта ел дәвамында "Айгөл"матурлык салоны һәм "Артель" аяк киемен ремонтлау остаханәсе хезмәтләреннән ташламалы шартларда файдаланырга мөмкин.
-
Якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевның Байлангар турындагы мәзәкләре
Саубуллашу Ә 1947-1950 елларда колхозыбыз "Тигезлек" исемен йөртеп, аны Хәким абый Шәймәрданов җитәкли. Рәиснең кышкы айларда чираттагы ялын алып, өязгә - итек басарга чыга торган гадәте булган. Бер матур кичтә, нәрәт беткәч, сәфәргә китәр алдыннан, Хәким ага үзенең "зампомнарын" җыеп алган да: - Мин кайтканчы колхозны алып бара торыгыз, аннары...
-
Намазлы кешегә хәмерле мәҗлескә барырга ярыймы? (СОРАУ-ҖАВАП)
Соңгы елларда аракысыз туй һәм юбилей мәҗлесләре уздыру күркәм гадәткә әйләнеп бара. Әмма ислам кануннары буенча яшәмәүчеләр дә очрый бит. Намаз укыган кешегә спиртлы эчемлекләр кулланылган мәҗлесләрдә катнашу килешә торган гамәл булмаса да, чакыручының (туганы йә дустының) шатлыгын урталашу, аның кәефен төшермәү өчен булса да, барырга ярыймы? Intertat.ru укучыларыбыз арасында...
-
Очсыз бәягә “Хезмәт даны”на языл һәм акциядә катнаш!
"Хезмәт даны" газетасына бәя төшә - язылып кал! 23 октябрьгә кадәр газетага язылу декадасы үткәрелә. Аның кысаларында газета-журналларга ташламалы бәяләр игълан ителә. "Хезмәт даны" газетасының подписка бәясе дә арзаная, аңа 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен 525 сум 72 тиеннән язылу мөмкин булачак (хәзерге бәясе - 600 сум). Вакыт тиз уза,...
-
Галимнәр раслаган: өй җыештыру стресстан котылырга ярдәм итә
Америка галимнәре өй җыештыру белән шөгыльләнүнең стрессны җиңәргә һәм торгынлыктан котылырга булышуын ачыклаган. Америкадагы бер үзәк галимнәре берничә тәҗрибә уздырып караган. Шуның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, фатир яисә йортында җыештыру эше белән мәшгуль булган кешеләрнең кәефе күтәрелүе күзәтелә икән. Атнасына бер тапкыр булса да өен җыештырган кешенең җыештырырга яратмаучыларга караганда психик авыруларга...
-
Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең утырышы була
Әдәбият-сәнгать сөючеләр игътибарына! 19 октябрьдә Кукмара үзәк китапханәсендә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең 2016-2017 елгы сезоны ачылу уңаеннан берләшмә утырышы үткәрелә. Анда районның "Ак калфак" иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина тарафыннан чыгарылган, район авторлары иҗаты тупланган "Күңел рәсем ясый" китабын тәкъдим итү була. Утырышта Арча районында яшәп иҗат итүче язучылар да...
-
Пособие исәпләүдә үзгәрешләр хакында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева аңлатма бирә
26 сентябрьдән балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләүгә үзгәрешләр кертелде. Шул хакта аңлатуын сорап, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевага мөрәҗәгать иттек. -Балага айлык пособие керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә бирелә, - диде ул әңгәмәбездә. - Бүгенге көндә яшәү минимумы 8141...
-
Авыру якынлаша: итәк-чабуларны җыярга кирәк
"Нурлат районының Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта дуңгызда Африка чумасы авыруы табылган". Әлеге хәбәр яшен тизлегендә бөтен республикага таралды. Бүгенге көндә Татарстанның тугыз районында карантин игълан ителгән. Әлеге авыру ни белән куркыныч, аннан саклану өчен районыбызда нинди чаралар күрелә? Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин белән сөйләшүебез шул хакта. -Рифат...