Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевның Байлангар турындагы мәзәкләре

Саубуллашу Ә 1947-1950 елларда колхозыбыз "Тигезлек" исемен йөртеп, аны Хәким абый Шәймәрданов җитәкли. Рәиснең кышкы айларда чираттагы ялын алып, өязгә - итек басарга чыга торган гадәте булган. Бер матур кичтә, нәрәт беткәч, сәфәргә китәр алдыннан, Хәким ага үзенең "зампомнарын" җыеп алган да: - Мин кайтканчы колхозны алып бара торыгыз, аннары...

Саубуллашу

Ә 1947-1950 елларда колхозыбыз "Тигезлек" исемен йөртеп, аны Хәким абый Шәймәрданов җитәкли. Рәиснең кышкы айларда чираттагы ялын алып, өязгә - итек басарга чыга торган гадәте булган.

Бер матур кичтә, нәрәт беткәч, сәфәргә китәр алдыннан, Хәким ага үзенең "зампомнарын" җыеп алган да:

- Мин кайтканчы колхозны алып бара торыгыз, аннары үзем рәтләп бетерермен, - дип саубуллашкан.

***

Үкенү

"Тигезлек", "Берлек"тән соң колхозыбызга Молотов исеме бирелә. Ул елларда Бари ага Әхмәдиев килеп эшли Кукмарадан. Каты өрәкле, дәрәҗәле җитәкче була ул. Гомуми җыелыш карары белән рәискә җәен йөрү өчен "Урал" мотоциклы алып бирәләр әле.

Хаҗи абый ат арбасына печән салып кайтканда мотоциклда куып җитә бит иптәш Әхмәдиев. Җитди генә кисәтү дә ясый, куркытып та куя.

Шуннан соң Хаҗи ага Хөрәмшин:

- Сиңа мотоцикл алып бирәсе калмаган икән, - дип үкенечен белдереп куя.

***

Кызыл календарь

Саба урта мәктәбендә бераз директорлык иткәч, күзләреннән очкыннар чәчелеп торучы Гайфетдин Хәкимҗан улын (аны Гайфи Хакимович дип йөртәләр иде) Байлангарга - кечкенәрәк педколлективка күчерделәр. Бик үҗәт, әрсез, тырыш булган, кыскасы, мөгаллим генә түгел, бизнесмен да иде мәрхүмкәй. Ул елларда мәктәп директорлары җәмәгать тәртибендә башлангыч партия оешмасы секретаре вазыйфасын да алып бардылар бит әле. Шулай, якшәмбе көнне, "Маяк" колхозы рәисе Фазлыйәхмәт абый Хаҗиәхмәтов, партоешма җитәкчесен эшкә чакырып кош теле кадәр генә кәгазь тоттырып, кәнсәләрдә гел кизү торучы зур башлы Мулланурны мәктәпкә җибәргән.

Гайфи Хәкимович мәктәптә булган икән. Әмма ул кәгазьгә язып та, телен әрәм итеп тә сөйләшеп тә тормаган, билгеле, өстәл өстендәге календаренең кызыл битен ертып алган да: "Мә, бир Фазлыйга", - дигән.

***

Шыкаю

Бервакыт колхоз идарәсе янына Атлас Минхәерович килеп туктый да, машинасыннан төшеп, фермага таба җәяүләп китә. Юл уңаендагы амбар стенасына сөялеп торучы Рафаэль Җәләевне күреп ала үткен күзле беренче һәм аның нишләп торуын сорый.

- Менә бераз гына тоткан идем. Булатов киләсе бугай. Шуннан шыкаеп торам әле, - дигән.

***

Эш нәрсәдә?

Рафаэль Камалович, ниндидер йомышы төшеп, колхозның орденлы тракторчысы Хәлил Хөрәмшинны чакырта. Өнәми рәиснең бу гамәлен данлыклы механизатор. Үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп эшли торган Хәлил әфәнде кабинетка кереп, кызу гына "круг" бирә дә, кулын биленә куйган килеш Рафаэль Камал улы каршына килеп баса һәм:

-Иптәш Ярмиев, чем дела? - дип көтелмәгән сорауны үзе куя да чыгып та китә.

***

Уртакка эшләү

Икенче вакыт урак өстендә килеп чыга Атлас Минхәерович басуга колхоз рәисе Рафаэль Ярмиев белән. Алар, Миңсур Нурмиев һәм Әсхәдулла Закиров эшли торган комбайн янына тукталып, эшнең сыйфатын тикшерәләр. Беренче өзелеп калган башакларны, коелган бөртекләрне күреп, тирән канәгатьсезлек белдерә һәм:

- Кайсыгыз старший? - дип сорый.

Ул елларда ике комбайнчының хезмәт хакын урталай бүлеп алу тәртибе булганлыктан, болар:

- Без беребез дә өлкән түгел, попалам эшлибез, - дигәннәр.

Шуннан соң Атлас ага Булатов:

- Әйе, күреп торам: попалам эшлисез, яртысы җирдә кала, - дип "пешекләргә" тотынган боларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев