Авыру якынлаша: итәк-чабуларны җыярга кирәк
"Нурлат районының Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта дуңгызда Африка чумасы авыруы табылган". Әлеге хәбәр яшен тизлегендә бөтен республикага таралды. Бүгенге көндә Татарстанның тугыз районында карантин игълан ителгән. Әлеге авыру ни белән куркыныч, аннан саклану өчен районыбызда нинди чаралар күрелә? Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин белән сөйләшүебез шул хакта. -Рифат...
"Нурлат районының Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта дуңгызда Африка чумасы авыруы табылган". Әлеге хәбәр яшен тизлегендә бөтен республикага таралды. Бүгенге көндә Татарстанның тугыз районында карантин игълан ителгән. Әлеге авыру ни белән куркыныч, аннан саклану өчен районыбызда нинди чаралар күрелә? Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин белән сөйләшүебез шул хакта.
-Рифат Нәкыйпович, иң элек газета укучыларга бу вирус турында аңлатма бирсәгез иде.
-Дуңгызларның Африка чумасы - йогышлы вируслы чир. Авыруның инкубация чоры икедән алып алты тәүлеккә кадәр булырга мөмкин. Авыру хайваннар күбрәк ятып торалар, бик тиз арыйлар. Тән температуралары 41,5-42 градуска кадәр күтәрелә, корсакларында, колакларында, ботларында кан саву күзәтелә һәм 6-13 көн эчендә хайванның үлеменә китерә. 2016 елда Россиянең 24 төбәгендә әлеге авыруның 218 очрагы теркәлде. Исемлектә Татарстан Республикасы да бар һәм вирус безнең районга да килеп җитмәс дип гарантия биреп булмый.
-Бу авыру ничек тарала? Безнең территориягә кайдан керергә мөмкин?
-Авыру таратучы төп чыганак булып чирле хайваннар, вирус йөртүчеләр санала. Алардан ул урман бете - талпаннар аша таралырга мөмкин. Шулай ук авыру хайванның тизәге, бәвеле, селәгәе дә әйләнә-тирә мохитне зарарлый. Кабан дуңгызлары, транспорт, кешеләр дә вирусны тарата ала. Читтән кайтартылган терлекләр, азыклар да вирус йөртергә мөмкин.
-Чума кешеләргә яки башка хайваннарга йогарга мөмкинме?
-Ел фасылына, токымына, яшенә карамастан, чума белән фәкать дуңгызлар гына авырый. Вирус кешеләрнең сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый, бары тик матди яктан зыян сала. Бу вирустан саклаучы вакциналар, медикаментлар да юк. Хуҗалыкка вирус керсә, бөтен дуңгызлар үлә яки аларны мәҗбүри рәвештә юк итәргә - гомумән, 25 чакрым радиустагы бөтен дуңгызларны йоклатып яндырырга туры килә һәм 40 көнгә кадәр карантин игълан ителә. Бу шулай ук терлекнең итенә дә кагыла. Ә карантин булган территориягә чит кешеләргә керү тыела. Шулай ук зарарлы урыннан дуңгыз ите, аннан ясалган ризыклар, калдыклар, җиһазлар алып чыгарга да ярамый. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү, аларда катнашу да тыела.
-Районда дуңгызчылык белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыклар бар. Бүгенге көндә әлеге куркыныч авыруны кисәтү максатында нинди чаралар оештырыла?
-Бездә дуңгызчылык белән өч авыл хуҗалыгы предприятиесе шөгыльләнә. "Урал" хуҗалыгында - 2014, "Рассвет"та - 1355, Вахитов исемендәге хуҗалыкта - 2188 дуңгыз асрала. Әлеге комплексларда тиешле шартлар булдырылган, барлык таләпләр үтәлә. Территорияләре койма белән әйләндереп алынган. Терлекчеләр эш урынына килгәч, киемнәрен алыштыра. Үзенең шәхси хуҗалыгында дуңгыз асраучы кешегә дуңгыз фермасында эшләргә рөхсәт ителми. Шул ук вакытта җылытылган дезбарьер һәм кереп-чыга торган техникаларга дезинфекция таләп ителә.
Нурлат белән Кукмара арасы ерак түгел. Шуңа күрә саклану чаралары турында алдан кайгыртырга кирәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе шәхси хуҗалыкларда ашыгыч рәвештә дуңгызларны суярга тәкъдим итә. Чөнки сәламәт дуңгыз итен файдаланырга: сатарга яки үзеңә куллану өчен туңдыргычка алып куярга була, ә районда дуңгыз чумасы табылса, алар бер тиен түләүсез юк ителәчәкләр. Чума авыруына каршы тору, куркыныч янаган очракта тиз арада саклану чараларын башкару максатында 50 кешедән торган отряд төзелде. Анда ветеринария, сәламәтлек һәм хокук саклау, аучылык һәм башка оешмалар җәлеп ителде, шулай ук транспорт чаралары билгеләнде. Хәзерге вакытта бу оешмалар белән килешү төзелеп, халыкка аңлату эшләре алып барыла. Райондашларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: әлеге куркыныч вируска каршы профилактик чаралар үткәргәндә аңлылык һәм теләктәшлек күрсәтсәгез иде. Бүгенге көндә район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре шәхси хуҗалыкларда дуңгызларның санын ачыклау эшен алып бара. Шуңа бәйле аңлашылмаучанлыклар яки сораулар туса, район ветеринария берләшмәсенә 2-76-04 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.
Әңгәмәне Ризилә КОРБАНОВА үткәрде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев