Бала әнисенең үлемен белми калган
Теләче районының Шәтке авылы кызы Эльвира Борһанованың авырып китүен, ярдәмгә мохтаҗ булуын үз башыннан зур хәсрәт кичергән - яман чирдән бертуган сеңлесен югалткан Лилия апа хәбәр иткән иде. Без бик теләп ярдәмгә алындык. "Ватаным Татарстан" газетасы белән берлектә бер төркем татар артистлары да Эльвирага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырган идек....
Теләче районының Шәтке авылы кызы Эльвира Борһанованың авырып китүен, ярдәмгә мохтаҗ булуын үз башыннан зур хәсрәт кичергән - яман чирдән бертуган сеңлесен югалткан Лилия апа хәбәр иткән иде. Без бик теләп ярдәмгә алындык. "Ватаным Татарстан" газетасы белән берлектә бер төркем татар артистлары да Эльвирага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырган идек.
Хәзер инде бу хакта сагынып сөйләргә генә калды. Эльвира яңа гына дүрт яшен тутырган кызын, ире Дамирны, әти-әнисен, сеңелләрен, туганнарын калдырып, мәңгелеккә китеп барды.
Эльвира язманың герое гына түгел, аралаша торгач якын кешемә әйләнеп куйды. Аның гаиләсе, туганнары белән дә гел хәбәрләшеп тордык. Исегезгә төшерәбез: Эльвирага "лейкоз" дигән диагноз куялар. Күренмәгән табиблары калмый. Казан хастаханәсендә дәваланганнан соң, алар Санкт-Петербургка юл тота. Биредә аңа донор табылса, операция ясыйбыз, диләр. Сеңлесе Гөлнирә апасын коткару өчен сөяк җелеген бирә. Алар биш ай дәвамында сеңлесе, ире гел бергә булдылар. Операциядән соң Эльвираның анализлары уңайланып китә. Әнә шул чакта, Санкт-Петербургтан өенә кайтканда, Эльвираның бәхетенә чикләр юк иде. Кызын үстерергә хыялланды ул. Беркайчан да, үләм, димәде. Тик бу мәкерле авыруны җиңеп буламы соң?
Өченче тапкыр анализ биргәндә аның организмында яман чир күзәнәкләре тагын барлыкка килгәне ачыклана. Әмма шул вакытта да Эльвира төшенкелеккә бирешмәде. "Мин яшим. Бу чирне җиңәм әле", - дип үз алдына максат куеп яшәде. Тик ярдәм сорап барса да, аңа ярдәм итәргә ашыгып торучы булмый. Казан хастаханәсеннән дә тиз генә өенә кайтарып җибәрәләр. Хәле начараеп барганны күргән якыннары, туганнары аңа ничек ярдәм итәргә дә белми. Ничек тырышсалар да, язмыштан уза алмыйлар. Эльвира иренең кулында җан бирә.
Әле 1 сентябрьдә генә бакчага киткән сабыен озатканда: "Бу көннәрне күрүем өчен Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт", - дигән иде. Эльвира һәрчак догада, изге теләктә булды. "Кадерле сеңлебез иде. Кулыбыздан килгәннең барысын да эшләдек. Тик әҗәлне җиңеп буламы соң? Рәнҗеп кенә китмәсен", - ди туганнан туган апасы Гөлзирә. Ә әти-әнисе бөтенләй төшенкелектә. Кызының авырып китүен авыр кичергән, еламаган көне булмаган Розалия апа әле дә аптырашта. Эльвираның әнә шулай яшь, 27 яшен тутыруга китеп барасын кем белсен? Әби-бабайның бар юанычы булып оныклары Әлмирә һәм кызларыннан килгән смс-хәбәрләр калды. Бала әнисенең үлемен белми калган. "Бу вакытта балалар бакчасында иде. Сабыйга әлегә әйтмәдек. Әнисе дәвалана дип кенә уйласын. Еллар узгач, аңлатырбыз әле", - ди Гөлзирә апа.
Эльвираны җирләгән көнне көне буе яңгыр койды. Табигать тә әнә шулай Шәтке авылы халкына ияреп яшь түкте. Аның көчле рухлы булуы, авырлыкларга бирешмәве күпләргә үрнәк иде. Бер ел эчендә күпме химия терапиясе, операцияләр кичереп тә, бирешмәскә тырышты ул. Һәрхәлдә, кешегә күрсәтмәде. Яшәргә теләге бик көчле булды аның.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев