Кукмара районында ришвәтчелекне профилактикалау буенча чаралар тормышка ашырыла
2025 елда районда вазыйфаи затка ришвәт бирү фактлары буенча 6 җинаять эше кузгатылды.
Кукмара районында коррупцияне профилактикалау буенча чаралар «Кукмара муниципаль районында 2015–2028 елларга антикоррупция сәясәтен гамәлгә ашыру» программасы кысаларында тормышка ашырыла.
2025 елда районда вазыйфаи затка ришвәт бирү фактлары буенча 6 җинаять эше кузгатылды. Шуларның икесе Казан медицина көллияте җитәкчелеге вәкилләренә шактый күләмдә акча рәвешендә ришвәт бирүгә бәйле. Әлеге акчалар «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча Татарстан Республикасы бюджеты хисабына гарантияле рәвештә укырга керү максатыннан тапшырылган.
Тагын ике җинаять эше Казан медицина көллияте студентлары тарафыннан имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен ришвәт бирү фактлары буенча кузгатылды. Әмма тикшерүнең башлангыч этабында шикләнелүчеләрнең үкенүе сәбәпле, әлеге эшләр туктатылды.
Калган ике җинаять эше хәзерге вакытта тикшерү стадиясендә. Алар Яр Чаллы шәһәрендәге сәламәтлек саклау учреждениеләре вазыйфаи затларына, транспорт чараларын йөртүчеләргә тиешле тикшерүләр үткәрмичә генә медицина күрсәткечләре буенча каршы килүләр юклыгы турында белешмә алу өчен ришвәт бирү фактлары буенча кузгатылган.
2024 ел өчен керемнәр, чыгымнар һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматларның дөреслеген анализлау нәтиҗәсендә бер муниципаль хезмәткәр, шулай ук прокуратура тәкъдиме нигезендә тагын өч муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Елның беренче яртыеллыгында муниципаль бюджет учреждениесе директоры тарафыннан мәнфәгатьләр каршылыгын кисәтү һәм җайга салу буенча чаралар күрелмәү факты ачыкланды: ул 2019 елда үзенең туганының кызын эшкә кабул иткән. Прокурор тәкъдиме карау нәтиҗәсендә, әлеге вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Прокуратура һәм Контроль-хисап палатасы тарафыннан бергәләп үткәрелгән тикшерү барышында ике муниципаль бюджет учреждениесендә шәхси автомобильләрне хезмәт максатларында куллану турындагы килешү шартлары бозылуы ачыкланды. Прокурор тәкъдимен карау нәтиҗәсендә өч вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, ә 71 мең сум күләмендәге зыян бюджетка кире кайтарылды.
Хисап чорында районда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең 4 утырышы үткәрелде, анда 17 мәсьәлә каралды. Карарлар кабул ителде, җаваплы затлар билгеләнде һәм үтәү сроклары күрсәтелде.
Муниципаль бюджет учреждениеләре өчен сатып алулар үткәргәндә кабул ителгән идарә карарлары нәтиҗәсендә 32 миллион 955 мең сум күләмендә бюджет акчалары экономияләнде (2024 елда — 12 миллион 177 мең сум).
2025 елда районның финанс-бюджет палатасы тарафыннан үткәрелгән контроль чаралар барышында 7506,7 мең сум күләмендә акча тикшерелде. Нәтиҗәдә 2936,3 мең сумлык финанс бозулары ачыкланды, әмма максатсыз файдалану очраклары теркәлмәде.
Контроль-хисап палатасы тарафыннан 12 акт төзелде, 11 контроль объектына тәкъдимнәр җибәрелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 28768,6 мең сум күләмендәге бозулар бетерелде, 50,3 мең сум бюджетка кире кайтарылды. Барлык материаллар да район прокуратурасына юлланды.
2025 елның октябрендә күпфатирлы йортларда башкарылган капиталь ремонт эшләренә, шулай ук узган елгы ремонттан соң подъездларның торышына һәм элек ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча комиссия тикшерүе үткәрелде. Искәрмәләр булган йортларда кимчелекләр идарәче компания тарафыннан бер ай эчендә төзәтелде.
2025 елда комиссиянең 20 утырышы үткәрелде, 35 мәсьәлә каралды. Барлыгы 70 хәбәр өйрәнелде.
Муниципаль хезмәткәрләр белән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла. Хисап чорында руханилар һәм прокуратура вәкилләре катнашында 4 семинар үткәрелде.
«Ышаныч телефоны»на 1 аноним хәбәр керде һәм тиешле органга җибәрелде. Шулай ук белем бирү учреждениесенә кагылышлы 2 хәбәр кабул ителеп, алар буенча материаллар район прокуратурасына тапшырылды. «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша «Коррупция» категориясе буенча мөрәҗәгатьләр теркәлмәде.
Район җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү вакытында, шулай ук район Советы, Башкарма комитет, авыл җирлекләре биналарында һәм район үзәк дәваханәсендә урнаштырылган «ышаныч тартмалары» аша коррупция фактлары турында мөрәҗәгатьләр кермәде.
Резеда ГАЯНОВА, район башлыгы урынбасары
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев