Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суган үстереп я отасың, я оттырасың (+фото)

Ләкин күңел биреп башкарган хезмәт табыш китерми калмый, ди авыл халкы. Җир кардан ачылуга, авыл җирендә тормыш тагын да җанлана, хәрәкәт күбәя кебек. Терлек-туар белән бәйле мәшәкатьләргә бакча эшләре дә өстәлә, чөнки җирдә дым бар вакытта утыртасын утыртып, чәчәсен чәчеп өлгерергә кирәк. Өстәмә керем чыганагы Беркөнне әни шалтыратып: "Кызым, вак...

Ләкин күңел биреп башкарган хезмәт табыш китерми калмый, ди авыл халкы.
Җир кардан ачылуга, авыл җирендә тормыш тагын да җанлана, хәрәкәт күбәя кебек. Терлек-туар белән бәйле мәшәкатьләргә бакча эшләре дә өстәлә, чөнки җирдә дым бар вакытта утыртасын утыртып, чәчәсен чәчеп өлгерергә кирәк.

Өстәмә керем чыганагы

Беркөнне әни шалтыратып: "Кызым, вак суган орлыгы чәчү өчен җирне тырмалап куйдык инде", - диде канәгать тавыш белән. Димәк, быел да җәебез вак суган арасында үтә икән, дип уйлап куйдым. Билгеле, монысы шаярып әйтү, чөнки вак суганны күп итмичә, ян бакчага гына утырта безнекеләр. Ике-өч килограмм чәчсәң дә, җәй буе шул суган түтәлләрендә эшләп, август ахырында йолкып, киптереп, чистартып, кыш көне өшетми-черетми саклап та әле язлыкта сатылу-сатылмавы карты уенына тиң: я отасың, я оттырасың. Чөнки вак суганның бәясе күпме буласын берәү дә алдан әйтә алмый. Әмма ничек кенә булмасын, авыл халкына бакча эше ят шөгыль түгел - утыртабыз.

Элек вак суганны Нократ Аланы, Малмыж, Ижевск, Кизнер якларына алып барып ваклап сатсалар, хәзер исә алыпсатарлар күпләп өйдән килеп алып китәләр. Быел, мәсәлән, килограммын 40-50 сумнан җыйганнар. Кайбер елларны бу бәя 100 сумга күтәрелеп, кайчак 15-20 сумга төшәргә дә мөмкин. Гомумән, сатылмыйча, арба-арба суган түккән вакытлар да булмады түгел.

Адай авылыннан Хантимеровлар гаиләсе дә бер ел суган утыртудан ял итеп торганнан соң, быел вак суган орлыгы чәчәргә булганнар.
-Иш янына куш булыр дигәндәй, аз булса да утыртырга булдык. Күп түгел, үзебез ясаган ике-өч килограмм орлыкны чәчеп куйдык. Шулай ук суган белән янәшә бер-ике рәт чөгендер, ә бакчаның калган өлешенә бәрәңге утыртырбыз, - ди Гыйльмулла абый. -Артык күп чәчмәгәч бакчага зур техника кертмәскә булдык. Кулдан ясалган, тартып чәчү өчен көйләнгән чәчкеч кулландык.

Суганның эше моның белән башлана гына шул, җәй буе чүбен дә утарга кирәк. Ян бакчага аз гына утырткан кеше агу, химик матдәләр белән эшкәртергә теләми.

-Быел улым Раянга бер яшь тулды, мин дә бакча эшенә чыга алырмын, - дип сүзгә кушыла киленнәре Фирүзә. -Исән-сау үсеп, язлыкта сатсаң, гаиләгә өстәмә керем бит. Ул вакытта инде бакчада эшләп арыганнар да онытылган була.

Суган орлыгына ихтыяҗ бармы?
Элек суган орлыгы ясаучылар юк иде. Хәзер кеше анысына да остарды. Үзенә җитәрлек орлыкны үзе хәстәрли. Ә менә күпләп суган үстерүчеләргә һәм орлык ясау серенә төшенеп җитмәүчеләргә аны сатып алырга туры килә. Аш-Буҗи авылыннан Мәүлет Тимеровлар гаиләсе дә орлык җитештерү белән шөгыльләнә. Без барганда да улы Мөхәммәтнур Янсыбы авылыннан ярдәмгә килгән Дамир Мубаров белән орлык чистарта иде.

-Башка елларны үзебез дә күпләп суган үстердек, 40-50 сутый җиргә суган орлыгы чәчкән вакытлар да булды. Быел исә ял итәргә уйладык, үзебезгә җитәрлек кенә утыртырбыз. Малларыбыз да күп, барысына да өлгереп булмас, - ди Мөхәммәтнур.

Тимеровлар суган орлыгының "Бессоновский" дигән сорты белән шөгыльләнеп, хәзер исә "Штутгартен" дигән немец сортына өстенлек бирәләр икән. Кайчандыр орлыкның килограммы 900-1000 сум торуын исәпкә алсак, чәчәм дигән кешегә орлык быел алай кыйммәт түгел - 600 сум тирәсе. Тишелеш яхшы булганда бер килограмм орлыктан 2,5-3 центнер вак суган үстерергә мөмкин. Билгеле, табыш яхшы булсын өчен ашламасын кертергә, чүбен утарга, суын сибәргә, вакытында җыеп алырга кирәк. Әмма елдан-ел суган үстерүчеләр кимеп бара, ди Тимеровлар. Бу кибетләрдә азык-төлекнең күп булуына, ә бәлки кешенең җиңелрәк хезмәт төрләре сайлавына бәйлеме, белмәссең...

Күңел халәтем ул минем
Зур Сәрдек авылыннан Җәүдәт Йосыпов инде берничә ел күпләп суган үстерә. Әнә, быел да 100 килограммнан артык чәчәм, дип планлаштырып тора ул. Орлыкны исә күпмедер күләмдә үзе әзерләп, җитмәгән өлешен сатып ала икән. Сары суган орлыгы 600 сум тирәсе торса, ә менә кызылы кыйммәтрәк: сортына карап 1300 - 1600 сум йөри.

-Матди ягыннан бигрәк, күңел халәтем ул минем. Юкка гына агроном һөнәрен сайламаганмындыр. Суган утыртудан, аны күзәтеп, карап, тәрбияләп торудан тәм табам, - ди Җәүдәт абый. -Безнең якларда суган үстерү "Игенче" колхозында Камил Шакиров рәислек иткән заманнардан килә. Ул вакытларда бу эш план нигезендә башкарылды. Авылларда эшмәкәрлек үсмәгән иде әле, кеше колхозда хезмәт куйды. Җитештергән продукцияне кая куярга, нишләтергә дигән проблема булмады. Ә инде 90нчы елларда шәхси хуҗалыклар да суган үстерә башлады.

Әмма суган үстерү никадәр генә күптәнге шөгыль булмасын, аңа да яңалык кертелергә тиеш, заман белән бергә ихтыяҗ да үзгәрә бит.

-Башка елларны вак суганга сорау зур булса, хәзер киресенчә, эрерәгенә өстенлек бирәләр. Үткән ел кызыл суганны җиңел сатсак, быел исә сары суган сорадылар. Мин үзем голланд сортларын үстерәм. Кызыл суганның безнең табигать шартларына чыдамрак булганын утырта идем, ул - әче сорт. Ә менә хәзер аның да ярымәче төрен күбрәк алалар. Димәк, саклавы авыррак булса да, шул төрен утыртасы булыр. Шулай ук быел ак суган үстереп карарга да уйлап торам, - дип, планнары белән уртаклашты Җәүдәт Йосыпов.

Билгеле, моның кадәр зур хезмәтне берүзең башкару мөмкин түгел. Аның төп ярдәмчесе - гаиләсе булса, кызу эш вакытында авылдашларын да эшкә дәшә икән. Әлбәттә, ашлама, агусыз да булмавын яшерми ул. Ә инде саклауга куйганнан соң температурасын көйләп, җилләтеп торуны үз өстенә ала Җәүдәт абый. Өч бала тәрбияләп үстергән гаиләдә агроном һөнәрен үзләштерүчеләр юкмы, дип тә сорамый кала алмадым.
-Олы улым Расим гаиләсе белән Казанда яши, уртанчы кызыбыз тормышка чыгып, Төркиядә гомер итә, кече улыбыз Рүзәл информатика буенча укыса да, табигать җанлы, минем белән бакчада кайнашырга ярата, - диде ул.

Суган үстерү гарантияле керем чыганагы булмаса да, авыл халкы тик ятарга яратмый, эшләмичә генә беркем дә табыш ала алмаячак, ә күңелеңне биреп башкарган хезмәт рухи канәгатьлек хисе белән бергә табыш та китерә.

Суган орлыгы ясау тәртибе:
-эре суганны тирән итеп утыртасы,
-орлыгы каралгач җыясы,
-киптерәсе,
-кычыткан тураткычның пычагын агачка алыштырып туратасы,
-илисе,
-суга саласы (начар орлык һәм чүбе өскә менә),
-киптерәсе.

Газетабызның "Киңәш базары" сәхифәсендә "Суган кыягы саргаймасын, суган черемәсен өчен нишләргә?" - дигән сорау бирелгән иде. Җәүдәт Йосыповтан берничә киңәш:
-Бер ел суган үскән җиргә дүрт ел суган утыртырга ярамый. Үскәндә күп итеп су сибәргә кирәк. Кеше суганга су сипмәсәң дә ярый, дип нык ялгыша. Шушы гади генә киңәшләргә колак салсагыз, мул уңыш алырсыз. Әлбәттә, химик матдәләр дә бар, ләкин мин аларга тукталырга теләмим, кемнең үз ризыгын агулап ашыйсы килсен.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X