Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Модельер Рөстәм Исхаковның балачагы Түбән Өскебашта узган

Яшүсмер чактан ук мода өлкәсендәге яңалыклар белән кызыксынгангамы, якташым - модельер Рөстәм Исхаковның иҗатына битараф булмадым. Казанда укуымның беренче елында ук туганнары аша Рөстәм абыйны эзләп таптым. Ул чакларда яшь модельер Бауман урамында урнашкан "Париж йорты ДэЛь" бутигында эшләде. Укудан бушаган чакларда янына кергәләдем. Аның матур итеп, зәвык белән киенүенә,...

Яшүсмер чактан ук мода өлкәсендәге яңалыклар белән кызыксынгангамы, якташым - модельер Рөстәм Исхаковның иҗатына битараф булмадым. Казанда укуымның беренче елында ук туганнары аша Рөстәм абыйны эзләп таптым. Ул чакларда яшь модельер Бауман урамында урнашкан "Париж йорты ДэЛь" бутигында эшләде. Укудан бушаган чакларда янына кергәләдем. Аның матур итеп, зәвык белән киенүенә, елмаеп, саф татарча сөйләшүенә күргән саен соклана идем. Телевидениедән, газета-журналлардан модельерның уңышлары турында белеп торсам да, үзе белән сөйләшәсем килеп, кәрәзле телефонының номерын җыйдым.

-Хәерле көн, Рөстәм абый. Нинди биеклекләр яулыйсыз, безнең белән дә уртаклашыгыз әле.

-Әллә ни яңалыклар булмаса да, үземнең яраткан шөгылем - гүзәл ханымнар өчен киемнәр тегүемне дәвам итәм. Без, модельер халкы, шулай бит инде: кышын җәй өчен, җәй көне кышкы салкыннарда да хатын-кызларыбызның матур булуы өчен тырышабыз. Хәзерге вакытта студиябез 2014-2015нче көз-кыш коллекциясен тегү белән мәшгуль. Яз айларында Франциядә булып кайттым. Гомумән, анда елына өч-дүрт тапкыр булырга туры килә. Эшем өчен кирәк булган тукымаларны, фурнитураны шуннан алып кайтам. Ул гына да түгел, Париж минем өчен ял итү урыны, илһам чыганагы дисәм дә, ялгыш булмас.

Күптән түгел генә Казандагы Качалов театрына костюмнар тегеп тапшырдык. 18 сентябрьдә булачак Агата Кристиның "Мышеловка" премьерасында артистлар безнең студия теккән киемнәрдә чыгыш ясаячаклар.

Моңа кадәр җәй-кыш коллекциясен клиентларыма тәкъдим итү ел саен Мәскәүдә була иде. Күпсанлы сатып алучыларымның соравы буенча, быел бу зур тамашаны Казанда оештырырга уйлыйбыз.

-Мондый зур эшләр белән йөргәч, туган ягыгызга кайтырга вакытыгыз каламы?

-Туган җирем булмаса да, Кукмарада еш булам, чөнки анда әнием, туганнарым яши. Балачагым узган Түбән Өскебашка кайтып килергә дә өлгерәм әле. Якыннарым, танышларым белән аралашу шәһәр ыгы-зыгысыннан, мәшәкатьләрдән арынып торырга ярдәм итә.

-Киенү генә түгел, яшәү рәвеше белән дә башкалардан калышмаска тырышу хакимлек иткән заманда модельерның бүгенге көн модасына карата фикерен беләсем килде.

-Бөтен кеше дә мода буенча гына киенергә тиеш, дип уйламыйм. Иң мөһиме: кием кешегә килешеп торсын, хуҗасына ошасын, чөнки кешенең тышкы кыяфәте аның күңел халәтен чагылдыра. Заманчалык, стиль турында да онытып бетерергә ярамый. Юкка гына "киемеңә карап каршылыйлар", димиләр бит.

Хәзерге вакытта "Корстон" сәүдә һәм ял итү үзәгендә сату ноктам бар. Күп клиентларымнан рәхмәт сүзләре ишетүем илһам бирә.

Гөлия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk