Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зур Сәрдек халык театры "Идел-йорт" фестиваленең финал өлешенә керде

Халык театрларының унбишенче төбәкара "Идел-йорт" фестиваленең финал өлеше бара. Бу бәйгедә быел Зур Сәрдек халык театры катнаша. Туфан Миннуллинның "Без бит авыл малае" комедиясен Дәрвишләр бистәсенең Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда шәһәр тамашачысы җылы кабул итеп, мул алкышларга күмде. Мәртәбәле жюри әхелләре дә артистларыбызның уенына бик матур бәя бирделәр. Барысы бер...

Халык театрларының унбишенче төбәкара "Идел-йорт" фестиваленең финал өлеше бара. Бу бәйгедә быел Зур Сәрдек халык театры катнаша. Туфан Миннуллинның "Без бит авыл малае" комедиясен Дәрвишләр бистәсенең Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда шәһәр тамашачысы җылы кабул итеп, мул алкышларга күмде. Мәртәбәле жюри әхелләре дә артистларыбызның уенына бик матур бәя бирделәр. Барысы бер йөз ун коллектив катнашкан әлеге бәйгенең финал өлешенә керү - безнең өчен зур уңыш. Финалда унҗиде коллектив көч сынаша. Күпне күргән шәһәр тамашачылары арасыннан сәхнәгә күтәрелеп, "Сез чынлап та авылданмы?", - дип сораучылар, котлаучылар күп булды. Театр сөючеләргә кызыклы образлар тамашасын бүләк итүче узешчән артистларыбыз Ринат Сөләйманов, Нурфия Фәттахова, Альмира Шәймәрданова, Гөлсинур Ганиева, Фирая Вәлиева, Руслан Арсланов, Самат Әскәров, Газиз Хәсәновларның уены һәркем күңеленә хуш килде. Безне юлда исән-имин йөрткән шофер егетләребез Илдар белән Русланга, бу сәяхәтне оештырган мәдәният идарәсе җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Уртак уңышларга бергәләп сөенеп яшәргә язсын!
Рәмзия Хөсәенова, театрның режиссеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk