Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зур Кукмарадан Илзирә Зарипова беренче каналдан баручы “Голос. Дети” шоу-программасының кастингында катнашты

-Беркөн телевизор карап утыра идем, беренче каналдан барган "Голос. Дети" шоу-программасына кастинг игълан ителүен күрдем. Катнашып, үземне сынап карыйм әле, дим. Анкета аша үзем белән кыскача таныштырып, җырларым тупланган аудиоязманы Интернет аша программаның сайтына җибәрдем. Зур Кукмара авылы кызы Илзирә Зарипова белән әңгәмәбез әнә шулай башланды. Унөч кенә яшь булса...

-Беркөн телевизор карап утыра идем, беренче каналдан барган "Голос. Дети" шоу-программасына кастинг игълан ителүен күрдем. Катнашып, үземне сынап карыйм әле, дим. Анкета аша үзем белән кыскача таныштырып, җырларым тупланган аудиоязманы Интернет аша программаның сайтына җибәрдем.

Зур Кукмара авылы кызы Илзирә Зарипова белән әңгәмәбез әнә шулай башланды. Унөч кенә яшь булса да, кызның җыр-музыка өлкәсендә тәҗрибәсе шактый. Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә өстәмә белем алып, алты ел буе "Импульс" ансамблендә чыгыш ясаган. Хәзер аерым җырлау буенча әлеге мәктәп укытучысы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Нурмиева кул астында шөгыльләнә. Төрле концертларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый, үткән елда "Йолдызлык" республика фестиваленең "Вокал" номинациясендә икенче урын алып кайткан. Мондый сәләт кайдан килгән дип сорасагыз, җавап бик гади: районыбызның танылган композиторы Илгиз Зарипов һәм моңлы тавышы белән район тамашачысын гашыйк иткән Рузилә ханымның мәхәббәт җимеше бит ул.

-Бер айдан "Голос. Дети" проектының мөхәррире шалтыратты, - дип сөйләвен дәвам итте Илзирә. - Биш меңнән артык бала арасыннан сигез йөзен сайлап алганнар, шулар арасында мин дә бар икәнмен. Проектның икенче турына кайчан, сәгать ничәгә киләсен билгеләгәннәр.

Әлбәттә, кыз бик дулкынланып, шунда ук укытучысы Лилия Нурмиевага хәбәр иткән.

-Укытучым куанычыннан елап җибәрде хәтта. Мәскәүгә барырга нибары бер атна вакыт калган, өр-яңа ике җыр (берсе запаска) өйрәнергә кирәк иде. Без Игорь Николаевның "В голубых небесах" дигән һәм инглиз телендәге бер җырны сайладык.

-28 сентябрьдә төш вакытында юлга чыктык, - дип сүзгә кушыла Рузилә ханым.- Ярый әле, олы кызыбызның ире Айрат машина белән алып барырга риза булды. Ул юлларда күп йөргән, Мәскәү урамнарын яхшы белә. Төне буе барып, иртәнге сәгать дүрткә Останкино телебашнясы янына килеп җиттек. Кукмарадан киткәндә егерме градус җылы иде, ә анда нибары дүрт градус җылылык каршылады. Иртәнге һава аеруча туңдыра бит. Өстебездә юка киемнәр, кирәк булса дип, кофталар гына алган идек.

-Минем хәтта тавышым бетте. Әни белән укытучым учлап дару "ашатырга" тотынгач, ачылып китте тагын,- дип елмая Илзирә.

Шул көе сәгать унга кадәр көтеп утырырга туры килгән аларга. Ярый әле, якындагы ягулык салу станциясе - заправканың кафесы бар икән, шунда тамак ялгап чыкканнар. Чәйнең бер стаканы бер йөз сум тора, ди, анда!

Ниһаять, телебашня янындагы мәйданчыкка үтәргә рөхсәт булган. Оештыручылар чыгып, бәйгегә килгән балаларны беренче канал урнашкан катка чакырып алганнар. Безне кертмәделәр, ди кызның әнисе.

-Минем белән укытучым керде, әмма грим салу бүлмәсенә инде үзебезне генә үткәрделәр. Чиратыбызны көтеп утырабыз шулай. Бишәрләп икенче бүлмәгә, психолог янына алып керә тордылар. Психолог төрле сораулар бирде: мәсәлән, нинди җыр төркемнәрен яратам, тагын нинди шөгыльләрем бар, иң ошаган көнем һәм башкалар. Шуннан соң һәрберебезгә номерлар бирелде. Җырлап тавышны ачу белән шөгыльләнеп алдык. Биредә чәй, кофе эчәргә мөмкин иде. Аннары берәмләп жюри урнашкан бүлмәгә чакырдылар. Мин егерме дүртенче булып кердем. Ул бүлмәдә бөтен җир кап-карадан. Иң элек үзем белән таныштырдым. Бер читтә рояль тора иде. Аның артында утыручы музыкантка нинди җыр башкарачагымны әйттем. Күп җырлатмыйлар, берәр куплет кына. Каушамадым, үземне иркен тоттым.

Илзирәнең бу сүзләрен әнисе бүлә:

-Аның каравы, мин борчылып көттем. Өченче яртыда гына чыкты бит.

Кичке сәгать дүрттә инде кайтыр юлга кузгалганнар. Кияү ашыктырган. Бер сәгатькә соңга калсалар, халыкның эштән кайткан вакытына туры килеп, машиналар ташкынына эләгәселәре булган. Бөкеләрдә бишәр сәгать утыру очраклары бар икән бит. Шулай итеп, башкаланы бер сәгать эчендә уңышлы чыгып, Кукмарага таба юл тотканнар. Караңгы төн пәрдәсен ерып, ерак сәфәрдән иртән генә кайтып җиткән алар.

Инде нәтиҗәләрне генә көтәсе калган. Киләсе турга үткән балаларның исемлеге соңрак әлеге проектның сайтында бирелгән. Әлбәттә, исемлекне караганда бу гаиләнең кичерешләрен күзалларга була. Сигез йөз баланың бер йөзен генә сайлаганнар икән.

-Алар арасында үзенең исемен күрмәгәч, Илзирәбезнең күңеле сүрелмәде. Күпме тәэсирләр алып, дөнья иңләп, экраннар аша гына белгән телевидение хезмәткәрләрен якыннан күреп кайтуы ни тора! Төрле шәһәрләрдән, Әрмәнстан, Грузиядән килгән балалар белән дуслашкан. Мондый мөмкинлек биргән иганәчеләргә ихтирамыбыз зур, - ди кызның әтисе.

Саубуллашыр алдыннан Илзирәдән инглиз телендәге җырын башкаруын үтендем. Җыйнак гәүдәле, йомшак кына сөйләшүче кызның тавышы шундый көчле дип уйламаган идем. Кырыс жюри каршына төн йокысын күрмичә, күпме сынаулар аша үтеп чыгарга туры килмәсә, киләсе турга үткән дә булыр иде, минемчә. Өстәвенә ул чыгыш ясаганда проектның баш продюсеры Юрий Аксютаның каядыр чыгып киткән чагы булган. Кайбер балалар аңа кабат җырлап күрсәткәннәр. Илзирәнең кыюлыгы җитмәгәндер инде. Хәер, уңышлары, җиңүләре алда әле аның.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА, Ризилә КОРБАНОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk