Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Вахит мәдәният йортында игенчеләр хөрмәтенә зур концерт булды

Вахит авылы мәдәният йортында халкыбызның күркәм уңыш бәйрәме "Сөмбелә" һәм иҗади сезонны башлап җибәрү уңаеннан җыр-биюле, көлкеле зур концерт оештырылды. Авыл хуҗалыгында эшләүче игенчеләрне, механизаторларны җырчылар - Шамиль Шәфигуллин, Рәзил Усманов, Дилюс Нәбиев, Алсу Гарифуллина, Адель-Алмаз Муллагалиевлар, Алсу Нуриева, Рәйхан Газизуллин, Рәмзил Галиуллин, Нияз Кәримуллиннар сәламләде. "Җәүһәр" ансамбленең уртанчылар һәм...

Вахит авылы мәдәният йортында халкыбызның күркәм уңыш бәйрәме "Сөмбелә" һәм иҗади сезонны башлап җибәрү уңаеннан җыр-биюле, көлкеле зур концерт оештырылды. Авыл хуҗалыгында эшләүче игенчеләрне, механизаторларны җырчылар - Шамиль Шәфигуллин, Рәзил Усманов, Дилюс Нәбиев, Алсу Гарифуллина, Адель-Алмаз Муллагалиевлар, Алсу Нуриева, Рәйхан Газизуллин, Рәмзил Галиуллин, Нияз Кәримуллиннар сәламләде. "Җәүһәр" ансамбленең уртанчылар һәм зурлар төркеме (җитәкчесе Гөлнара Низамиева), "Сәйлән", "Сөмбел" ансамбльләре (җитәкчеләре Нәзилә Тимергалиева), уен коралларында уйнаучылар - скрипкачы Динәрә Гыйльфанова, баянчы Нияз Нигъмәтуллиннарның чыгышы да көчле алкышларга күмелде. Балалар катнашындагы "Шалкан" әкиятен (җитәкчесе Шамил Шәфигуллин) тамашачылар бик яратып карадылар. Бәйрәмебезнең төп кунагы - "Сөмбелә" ролендә Алия Шаһабиева тамашачыларга үзенең теләкләрен җиткерде, уеннар оештырды. Концертны Рания Хөсәенова белән Дилә Мотыйгуллина алып барды. Клуб мөдире Нәсыйха Нәбиева җитәкчелегендә оештырылган концерт бик күңелле үтте. Катнашучыларга һәм тамашачыларга бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Вахит мәдәният йорты

erid: 2VtzqxWHLUk