Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Вахит авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Җәүһәр" ансамбле булдыра!

Вахит авылы мәдәният йортына очраклы рәвештә килеп чыккан кеше, көчле алкышлар, көлү, сызгыру, мактау сүзләре ишетеп, хәйран калыр иде дә, зур артистлар концерт куя, ахры, - дип уйлар иде... Әйе шул, зур артистлардан бер дә ким түгел "Җәүһәр" фольклор ансамбле кызлары һәм егетләре! Бу көнне алар үзләренең осталыкларын исбатлап күрсәттеләр....

Вахит авылы мәдәният йортына очраклы рәвештә килеп чыккан кеше, көчле алкышлар, көлү, сызгыру, мактау сүзләре ишетеп, хәйран калыр иде дә, зур артистлар концерт куя, ахры, - дип уйлар иде...


Әйе шул, зур артистлардан бер дә ким түгел "Җәүһәр" фольклор ансамбле кызлары һәм егетләре! Бу көнне алар үзләренең осталыкларын исбатлап күрсәттеләр.


Ансамбль оешуга 7 елдан артык вакыт үткән ләбаса! Әле кайчан гына Гөлнара апалары, аларны җырлатты, биетеп, сөйләтеп карап, сәнгать мәктәбенә укырга керергә чакырган иде... Ул вакытта алар I-IV сыйныф укучылары иде, хәзер иң кечкенәләре VII, зурлары XI сыйныфта укыйлар. Җиткән егет-кызлар! Вакытның үткәне сизелмәгән дә!


Җиде ел буена безнең авыл балаларына төрле биюләр, җырлар, сәнгатьле сөйләү, сәхнәдә үзләрен матур тотарга өйрәтте ул.
Кисәк уйлап куям: әгәр Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлап кайтып Ядегәр мәктәбендә эшләргә калган булса, ул бит безнең балаларны түгел, Ядегәр балаларын сәнгать дөньясына алып кереп китәр иде, ә безнекеләр мәхрүм калыр иде! Бу очракта без Гөлнара Ришадовнаның тормыш иптәше Рамил Низамиевка рәхмәтле: Ядегәрдә түгел, үзебездә калдырганы, авылыбызга килен итеп алып кайтканы өчен.


Гөлнарага җыр-биюгә сәләт әти-әнисеннән күчкән. Аның әтисе Ришат Фәхертдинов яшьтән үк бик оста биюче, гармунчы, җырчы иде, әнисе ягында да җырчылар, гармунчылар күп. Гомумән, ике якта да сәхнә кешеләре. Юкка гына Ришат белән Рәзиләнең өч улы да артистлык һөнәрен сайламагандыр: тамырларында артистлык каны.


"Җәүһәр" фольклор бию ансамблендә 30дан артык бала шөгыльләнә. Алар арасында 3-5 яшьлекләре дә, 10-17 яшьлекләре дә бар. Балалар төрле милләт биюләрен дә, татар халкының җырлы-биюле уеннарын да, заманча биюләрне дә югары дәрәҗәдә оста башкаралар. Чыгышлары белән авыл халкын гына түгел, Кукмара, Казан, Вятка Аланы, Саранск, Чиләбе шәһәрләре тамашачыларын да сөендереп кайттылар. "Җәүһәр"леләр район, төбәкара, республика күләмендә уздырылган конкурсларда катнашып дипломант, лауреат исемнәренә лаек булдылар.


Ачык йөзле, ягымлы булуы, һәрвакыт елмаеп йөрүе, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәве, авырлыклардан курыкмавы белән балалар күңелен яулап алды ул. Боларга өстәп, тырышлык, максатчан булуы, ару-талуны белмичә эшләвенә сокланмаган кеше юк!
Вахит авылында балаларны бер йодрыкка туплап, һәркайсына аналарча якын, кайгыртучан булып, 7 елдан артык аларга сәнгать серләренә төшенергә мөстәкыйльлеккә, тәвәккәл булырга чын сәхнә кешесенә әверелергә өйрәтте ул!
Әле яулыйсы үрләр, җиңәсе сынаулар алда да булыр. Әнә бит 3 яшьлекләр брейк-данс рәвешен китереп биеп яталар, самими дә, кызык та үзләре!

Уңышлар, сөенечләр алда тагын да күбрәк булсын, Гөлнара - "Җәүһәр"нең төп асылташы! Ходай сиңа исәнлек-саулык бирсен, туачак сабыеңны исән-сау алып кайтып, тигезлектә үстерергә насыйп итсен.


Нәзилә ТИМЕРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X