Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Төркәш авылында оештырылган кичке уен яшьлеккә алып кайтты

Авылдашлар, кайткан кунаклар бәйрәмгә җыелды. Тирә-якка дәртле, моңлы гармун тавышы таралды. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшереп, төрле уеннар: "Биш парлы", "Йөзек салыш", "Капкалы", "Назалы" һәм башкалар уйналды. Дәртле җыр-биюләр, шигырьләр, уен-көлке - барысы да булды. Авыл клубы мөдире Нәфыйк Зиннәтов ярдәме белән бу көнне яшьлегебезгә кайтып килгәндәй булдык. Һаман да...

Авылдашлар, кайткан кунаклар бәйрәмгә җыелды. Тирә-якка дәртле, моңлы гармун тавышы таралды. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшереп, төрле уеннар: "Биш парлы", "Йөзек салыш", "Капкалы", "Назалы" һәм башкалар уйналды. Дәртле җыр-биюләр, шигырьләр, уен-көлке - барысы да булды. Авыл клубы мөдире Нәфыйк Зиннәтов ярдәме белән бу көнне яшьлегебезгә кайтып килгәндәй булдык. Һаман да шундый ук икән бит чордашларым - шук Фәрит тә, тыйнак Исмәгыйль, Суфия да.
Яшәргә дәрт өсти торган мондый мизгелләр тормышта ешрак кабатлансын иде. Киләчәк буын да әлеге чаралар аша гореф-гадәтләрне, йолаларны белеп, өйрәнеп үсә бит.
Яшьлеккә бит кайтып була икән,
Кабатланмый торган мизгелгә.
Тик аз гына хыял, дәрт-моң кирәк
Йөзәр өчен бәхет күгендә.
Рауза ХУҖИЕВА, Нырты авылы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=777.R8qmjUUzy1iHviRleqm_cPRX-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk