Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районыбыз авылларында “Кичке уен”нар уза

Халкыбызның борынгыдан матур мирас булып килгән җырларын, күңелле көйләрен, дәртле биюләрен, гореф-гадәт, күркәм йолаларын киләчәк буынга җиткерү максатында, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре авылларда "Кичке уен"нар оештыра. Әлеге чара Мәчкәрә, Аш.Буҗи, Күкшел авылларында бик матур үтте. "Баламишкин" гармунчылар ансамбленең, үзешчәннәрнең җырлары авыл халкының күңеленә хуш килде. Инде онытылып баручы җырлы-биюле уеннар...

Халкыбызның борынгыдан матур мирас булып килгән җырларын, күңелле көйләрен, дәртле биюләрен, гореф-гадәт, күркәм йолаларын киләчәк буынга җиткерү максатында, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре авылларда "Кичке уен"нар оештыра. Әлеге чара Мәчкәрә, Аш.Буҗи, Күкшел авылларында бик матур үтте. "Баламишкин" гармунчылар ансамбленең, үзешчәннәрнең җырлары авыл халкының күңеленә хуш килде. Инде онытылып баручы җырлы-биюле уеннар исә өлкәннәребезне яшьлекләренә алып кайтты. "Кичке уен" татарча дискотека белән тәмамланды. Бу атнада исә Пчеловод, Олыяз, Адай авыллары халкын да җырлы-моңлы кичке бәйрәмнәр көтә.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=783.ZFzIhh55XT0a-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев